Владимир Путин: «Россиягә беркем дә беркайчан да нинди җәмгыять төзергә кирәклеген өйрәтә алмаячак»

Россиягә беркем дә беркайчан да нинди җәмгыять төзергә кирәклеген өйрәтә алмаячак. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин «Валдай» дискуссия форумында чыгыш ясаганда белдерде.

Владимир Путин фикеренчә, һәр халыкның кабатланмас традицион кыйммәтләре бар, аларны хөрмәт итәргә кирәк. «Һәр очракта алар һәр халык өчен кабатланмас була, аларны көчләп тагарга түгел, ә хөрмәт итәргә кирәк», – дип белдерде дәүләт башлыгы. Россия Президенты фикеренчә, Көнбатышның барысын да бер төсле итәргә маташуы уңышсыз булачак.


Фикер өстәү