Татарстанда 3 балалы авыл җирлеге башлыгы үз ихтыяры белән хәрби хезмәткә киткән

Алексеевск районы Сахаровка авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Мигушин үз теләге белән хәрби хезмәткә алынучылар сафына баскан. Бу хакта “Заря” газетасы яза.

“Үз ихтыярым белән Ватанны сакларга китәм. Изге теләктә торыгыз, ә без сынатмаячакбыз. Ватанга һәркайсыбыздан хәлдән килгәнчә ярдәм кирәк булганда, читтә кала алмыйм. Хаклыкка һәм Җиңүгә ышанам. Бабаларыбыз Берлинга кадәр барып җиткән һәм өйләренә дә әйләнеп кайткан. Без дә кайтачакбыз!” – дигән ул.

Район хакимияте башлыгы Сергей Демидов кыюлыгы һәм ватанпәрвәрлеге өчен аңа рәхмәт белдергән.
Вячеслав намусның һәм бурычның нәрсә икәнен яхшы белә. Элек коткаручы булып эшләгән, күп тапкырлар кешеләргә ярдәмгә килгән. “Булгария” теплоходы батканнан соң һәлак булганнарны эзләүдә катнашкан. Дәүләт бүләкләре – “Үлемнән коткарып калган өчен” медале, “Гадәттән тыш хәлләрнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыга” билгесе белән бүләкләнгән.

Кыю егетне өендә газиз хатыны һәм 3 баласы көтә. Төпчегенә әле – нибары 9 ай. Сүз уңаеннан, бабасының Бөек Ватан сугышы елларында Берлинга кадәр барып җиткәнлеген әйтеп үтәргә кирәк.


Фикер өстәү