Татарстанда яшәүче гаилә яшел эчле карбызлар үстергән

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Дамирә һәм Җәүдәт Нурляевлар быел гадәти булмаган карбыз үстергән. Бу хакта «Ирек мәйданы» яза.
Алар карбызның кызыл эчлесен дә, яшелен дә үстергәннәр. Утыртканда яшел эчлесенең үсәренә ышанмаган да булганнар.  Тик анысы да кызылыннан ким үсмәгән.  Яшел эчлеләре кечкенәрәк, бик тәмле, баллы булган.
Үстерүгә килгәндә бер кыенлыгын да күрмәгәннәр. Помидорны чыгарып утыртканда карбызны да бакчага күчергәннәр. «Кояшлы урында үстердек, суны еш сиптек, башка бер сере дә юк, ди Нурляевлар.

Фикер өстәү