Татарстанда танкист Фәнил Исхаковны соңгы юлга озаттылар

Аксубай районында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре майоры Фәнил Исхаков белән хушлаштылар.

Аксубаевцы проводили в последний путь танкиста Фаниля Исхакова

Озату Караса авылы үзәгендә хәрби дан мемориалы янында узды.

Фәнил Исхаков 1989 елда Аксубай авылында туган. 1 нче мәктәптә укыган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби булырга була — Казан танк училищесына укырга керә. 2010 елда укуын тәмамлый һәм Көнчыгыш хәрби округының Хәрби әзерлек идарәсенә хезмәткә җибәрелә. Безнең якташыбыз хәрби хезмәтне кыю алып килде. Ул Сирия Гарәп республикасында хәрби операциядә катнашкан. 2022 елның 24 октябрендә юл һәлакәтендә һәлак була.

/Аксубай


Фикер өстәү