Чит телләрдән БДИ мәҗбүри булмаячак

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев, чит телләрдән мәҗбүри сынау булмаячак, дип белдерде. Хәзерге вакытта чыгарылыш укучылары аны математика һәм рус телләреннән тапшыра.

–Элегрәк федераль стандартларда чит телдән мәҗбүри сынау кертү каралган иде. Тик озак фикер алышулардан соң, әлеге фәннән имтихан кирәкми, дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм бу минемчә һәм башка хезмәттәшләрем фикеренчә, дөрес карар, –диде Анзор Музаев.


Фикер өстәү