«Бөрбашны, Җәлил хәзрәтне кая гына барсак та, бөтен җирдә беләләр, башкалардан аерылып торучы авыл сез»

Кунакларны каршы алырга дип чыккан гармунчыларны күреп, янәшәмдә торган апалардан: «Болар барысы да үзегезнекеләрме соң?» – дип сорадым. «Безнекеләр!» – диде алар, горурланып. Шушы кадәр гармунчысы булган авылда мәдәният йорты ничек буш тора алсын ди инде?! 

Моннан 40 ел элек төзелгән мәдәният йорты заманында районда иң зурлардан була. Ике катлы, 320 урынлы. Ун меңнән артык китап фонды булган китапханәдән соң да әле монда спорт залы, авыл советы, почта бүлекчәсе дә сыя. Аларга бераздан ФАП та кушыла. Авылда мәчет ачылганчы бер бүлмәсе намаз уку урыны – мәдрәсә ролен дә үти хәтта. Бер чорда биредә тегү цехы да эшләде дип хәтерлим. Хәзер бик популяр булган күпфункцияле үзәкне, баксаң, Бөрбашта инде моннан кырык ел элек үк төзегән булганнар икән! Быелгы ремонттан соң әле биредә ике музейга да шактый иркен урын табылган.

Хөкүмәт программасы нигезендә үзләренә чират җиткәнне бөрбашлылар шактый озак һәм сабыр гына көтә. Сигез ай барган ремонтның нәтиҗәсе күз алдында: биредә яңартылмаган бер генә урын да калмаган. Бөтенесе сокланырлык дәрәҗәдә. «Мондый ремонт 30–40 елга бер генә була», – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин тантанада. Башкаладан килгән кунаклар бу матурлыкның кадерен белергә, саклап тотарга, буш тотмаска чакырса, чара башланганчы ук инде Бөрбаш апалары үзара: «Бигрәк матур булган. Йөрүчесе булса ярар иде. Өлкәннәр – телевизорга, яшьләр телефонга береккән бит хәзер», – дип борчылып сөйләште. Авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин чыгышы исә аларның барысына җавап булып ишетелде: «Шөкер, авылыбызда башкалар белән чагыштырганда демографик хәл әйбәт, 230лап хуҗалык бар, 800гә якын кеше яши, яшь гаиләләр күп, балалар күп туа. Без елына дүрт Сабан туе гына үткәрәбез, унлап республика күләмендәге чара гына уздырыла…»

Мәдәният өлкәсендә генә түгел, бөрбашлыларның соңгы еллардагы гомуми активлыгы, күпсанлы өмәләр үткәреп, берничә ел рәттән районда иң зур суммада үзара салым акчасы җыйнап та, юмарт эшмәкәрләре ярдәмендә дә авыл тирәсендәге чүплекләрдән матур парклар ясаулары турында без күптән түгел язган идек. Тантанада катнашкан «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев та: «Без балтачлылардан күп нәрсәгә өйрәндек инде. Бозау үстерүдән башлап, авыл тирәсендә парклар ясауга кадәр килеп өйрәндек. Искитәрлек зур эшләр эшлисез. Үзегез дә – булган халык, эш тәртибегез дә башкаларга үрнәк булырлык. Авылны шушылай итеп үстерү, үзгәртү җиңел эш түгел, бирегә кайткан саен сезнең авыл өчен сөенеп китәм».

– Бөрбашны, Җәлил хәзрәтне кая гына барсак та, бөтен җирдә беләләр, башкалардан аерылып торучы авыл сез, – диде ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев.

Сүз дә юк, туган авылын таныту, үстерү, ныгыту өчен Җәлил хәзрәт көченнән килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләде бугай инде. Олыгаеп барган көнендә дә әле дә авыл дип җан ата. Яңартылган мәдәният йортында ачылган – ике, аның буш торган котелныенда ачылган өченче музей да аның идеясе һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Музейлар белән хәзер беркемне шаккатырып булмый кебек. Әмма берсен-берсе тулыландыручы бу өч музейда башкалардан үзгә булган өлешләр байтак. Аның беренчесендә авылның дини тарихы күбрәк яктыртылган. Җәлил хәзрәт төзегән авыл шәҗәрәсе биредә иң төп байлыкның берсе, анда сирәк тарихи экспонатлар да бар, шулар янында ук заманча аквариум, хуш ис таратып утыручы мандарин һәм башка затлы гөлләр. Мондый төрлелек башкаларында да бар. Ул, бердән, кешеләрне уйландыру, үткән белән бүгенгене тоташтыру өчен эшләнгән кебек булса да, Җәлил хәзрәт сүз арасында гына аның серен ачты: болары барысы да нәни балаларны, укучыларны җәлеп итү, аларны тарих белән кызыксындыру өчен дә эшләнгән икән. Элекке котельный бинасында ачылган музейда, әнә, атны җигеп, туарырга мөмкин. Шунда ук заказ белән ясатып кайтарылган «Сталинец» тракторына утыра аласың. Ә стенада шушы тракторда эшләгән дүрт авылдаш хатын-кызның фотосурәтләре…

Тагын шунысы сөендерә: бу изге эшләрдә Җәлил хәзрәт ялгыз түгел. Юкка гынамы әлеге тантанада үзенең чыгышын җирлек башлыгы Равил авыл халкына, игелекле гамәлләрдә башлап йөрүчеләргә кулын йөрәгенә куеп рәхмәт җиткерүдән башламады. Шушы авылда туып-үсмәсә дә, әтисенең туган авылында еш кунак булган, әтисе Рафил яшьли вафат булганнан соң да авыл белән элемтәсен өзмәгән Казанда яшәүче эшмәкәр егет Нияз Галимуллин бу исемлектә беренче урында торадыр. Яктыртулы чаңгы юлы ясауда зур матди ярдәм күрсәткән Нияз мәдәният йорты тирәсен тәртипкә китерү, балалар уен мәйданчыгы төзетү, өченче музейны сафка бастыруны да үз өстенә алган булып чыкты. «Мәдәният йортына ремонт 56 миллион сумга  төште, Нияз үзе башкарган эшләре турында үзе сөйләр», – дигән иде район җитәкчесе. Тик тыйнак егет: «Балачагым шушында үтте. Бөрбашны бик яратам. Мөмкинлек булганда бик теләп ярдәм итәм», – дию белән чикләнде.

Бу көнне яңартылган авыл спорт залында Ниязның мәрхүм әтисе – Бөрбашның танылган көрәшчесе, гармунчы, теш табибы Рафил Галимуллин истәлегенә балалар арасында көрәш ярышлары да үтте. Җиденче тапкыр үтүче әлеге ярышларның да иганәчесе Нияз иде…

Гөлсинә Хәбибуллина  


Фикер өстәү