Мөгаз ибне Җәбәл (р.г.) риваяте буенча: Аллаһ рәсүле (с.) янында ике кеше бер-берсен сүгә башладылар.
Икесенең берсе бик нык гасабиланды. Хәтта ачуыннан: «Әллә инде борыныма ит кисәге кысылган», – дип уйлый башлады.
Рәсүлүллаһ шулай әйтте: «Мин бер сүз беләм. Әгәр ул кеше ул сүзне әйтсә, ачуы бетәр иде. Ул сүз – «Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаан ирраҗиим». (Абу Дауд: 4780)