«Син Ленин башлы түгел, фәлән башлы икән»

Инде ничә еллар киеп йөргән кепкам быел башны кыса башлады. Моны дусларга да әйттем. Берсе: «Яңгыр астында киеп йөргәнсеңдер, утыргандыр», – диде. Икенчесе: «Димәк, акылың арткан да, башың зурайган», – дип көлде. Көлүен көлде дә, бик уйландырды аның әйткәннәре. Әллә бәндә баласы картайган саен акыллырак була бара микән? Алай булса, ни өчен өлкән яшьтәгеләр турында «акылы киткән» дигән сүзләр шактый еш ишетелә?

Бер уйлаганда, баш, кем әйтмешли, төпсез мичкә түгел, бөтен мәгълүматны сыйдырып бетерә алмый. Шуңа күрә өлкән кешенең хәтере бетәдер дә, бу үз чиратында яңа мәгълүмат керү өчен урын бушату кебек буладыр. Инде килеп, бик мәгълүматлы, акыллы булу башның зурлыгына ни дәрәҗәдә бәйле икән? Ленин ничәнче размерлы кепка киде икән? Интернетта «диаметры 26 см» дип язылган үзе, әмма размерын исәпләп чыгарырга башым җитми.

Бөек юлбашчы кечкенә башлы булмагандыр. Балачакта безнең авылда зур башлы кешегә «Ленин башлы» дип әйтәләр иде. Бер кызыклы хәл искә төште әле. Безнең өйдән ерак түгел волейбол мәйданчыгы бар иде. Анда укытучылар, авыл яшьләре, югары сыйныф укучылары «туп сукты». Волейбол мәйданчыгына якын гына урнашкан йортта ялгыз карчык – Хупҗамал апа яшәде. Сугылган туп еш кына аның капкасына «шап» итеп килеп бәрелә дә, Хупҗамал апа шул тавышка йөгереп чыгып, кулындагы без белән тупны тишә иде. Берсендә туп шулай капкага таба тәгәрәп китте, туп артыннан Чулак Әхмәт малае Рәдиф йөгерә, икенче яктан без белән коралланган Хупҗамал апа чаба. Болар икесе бер вакытта тупка ябыштылар да тартыша башладылар. Рәдиф, әлбәттә, көчлерәк иде, ни дисәң дә, буй җиткән үсмер егет бит. Әби кулыннан тупны тартып алуы булды, Хупҗамал апабыз бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: «Шәйхулла, Шәйхулла, син Чулак Әхмәт малаен Ленин башлы дигән идең, Ленин башлы түгел, фәлән башлы икән ул!» – дип кычкырып җибәрде. Шәйхулла абый дигәнебез мәктәпнең завучы була инде. Бик яхшы укыганга Рәдифне ул да, башкалар да «Ленин башлы» дип йөртте, ә бу хәлдән соң аңа «кабак баш» дигән кушамат тагылды. Баш белән бәйле нинди генә гыйбарәләр юк бездә: «таш баш», «чүбек баш», «башсыз»… «Тавык мие эчкән нәрсә» дигәне дә баш, ягъни тавык башы белән бәйле һәм болай әйтү кечкенә башта минең дә кечкенә  булуын аңлатадыр, мөгаен.

Кызык, акыл баш миенең зурлыгына ни дәрәҗәдә бәйле икән? Белгечләр фикеренчә, башның һәм баш миенең зурлыгы акылга әллә ни йогынты ясамый. Шул ук вакытта акылны элек-электән маңгай зурлыгы белән чамалаганнар һәм уйлау, фикерләү сәләте түбән булганнар турында «тар маңгайлы» дип әйтү гасырлар буе яшәп килә.

Белгечләрнең күбесе исә акылның камиллеген, башның, баш миенең зурлыгы белән түгел, ә минең төзелеше белән бәйли. Монысы дөреслеккә күбрәк туры килә кебек.

Минем кепкамның башны кысуы да акылым арту белән бәйле түгел дип уйлыйм. Кайчак Әнгам Атнабаевның бер шигырендәге юллар искә төшә дә, куркып та куям. «Шулай безгә акыл керә микән, әллә чыга микән кергәне» дип язган иде ул. Мөхтәрәм шагыйрьнең тел төбендә башка уй иде: без бу дөньяда күпме яшәүгә карамастан, чынбарлыкны ничек бар  шулай кабул итәргә тиеш. Масаеп, кәттәләнеп яшәү кешене боза. Тирә-юньдәгеләр синең һәр гамәлеңне куәтләп торса, син үзеңне һәрвакыт хаклы итеп тоя башлыйсың. Син – дөнья тоткасы. Син һәр нәрсәгә үзең баш, үзең түш, янәсе. Ә тормышта алай була алмый. Ходай барыбызны да тигез яраткан. Һәр кешенең генә түгел, һәр гаилә, һәр халыкның – үз яшәү рәвеше. Шушы тигезлек бозылса, дөнья бутала башлый. Моның шулай икәнен бүген үзебез үк күреп торабыз.

Әгәр Хупҗамал апа исән булса, бөтен дөньяга баш булырга теләүчеләргә нәрсә дип кычкырыр иде икән? «Син Ленин башлы түгел, фәлән башлы икән», – дип әйтми калмас иде.

Кешегә баш бүрек киеп  йөрү өчен бирелмәгән. Кепканы кулымда әйләндергәләп карыйм да, әллә кирәкмәгән уйлар кереп тулып, башымны зурайттылар микән, дип уйлап куям. Болай уйлау көлке, әлбәттә, минем яшьтә керәсе кергән инде, «амбар» тулган. Чыгасы да чыгар, әмма изге ниятләр, яхшы уйлар калсын иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү