Рөстәм Миңнеханов: «Барыбыз да бер гаилә. Барыбыз да җаваплы»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлешчә мобилизация буенча оператив штабның һәм чакырылыш комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Утырышта ярдәм чаралары, хәрбиләрнең көнкүрешенә бәйле сораулар күтәрелде.

Республиканың хәрби комиссары өлешчә мобилизация нәтиҗәләре турында хисап тотты. Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, районнар белән бергәләп эшләү мобилизация бурычларын вакытында үтәргә мөмкинлек биргән.
Шулай да Татарстан Президенты әлеге системаны тәртипкә салырга кирәклегенә басым ясады. «Россия Президенты да хәрби комиссариатлар эшен яңартуның әһәмияте турында әйтте. Безгә дә бу эштә тәртип булдырырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш республика җитәкчесе хәрбиләрнең җыелу пунктларындагы көнкүреш шартлары мәсьәләсенә тукталды.
— Туклану, уңайлы шартлар тудыру кебек мөһим мәсьәләгә игътибар бирүне сорыйм. Бөтен җирдә тәртип булырга тиеш. Тәртипсезлек безне бер дә бизәми. Мондый аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Кешеләр белән дә аңлашырга кирәк. Мөрәҗәгать итегез — без бит бу сорауларны хәл итәбез. Оештыру, көнкүреш, хокукый сораулары бар икән — хәл итәбез. Бу сезнең җитешсезлек кенә түгел, уртак җитешсезлегебез. Без барыбыз да бер гаилә. Без барыбыз да җаваплы.
Утырышта хәрбиләрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында хисапны тыңлады. Моңа өстәп, Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китүчеләрнең балаларына 20 мең сум акча түләүне оештырырга кушты.
— Һәр ярдәм чарасы һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Гаиләләрне кайгырту һәм игьтибардан калдырмаска кирәк, — диде республика Президенты.


Фикер өстәү