Алабуга районындагы коточкыч һәлакәттә зыян күргән 11 кешенең хәле турында билгеле булды

Алабуга районындагы коточкыч һәлакәттә 11 кеше җәрәхәтләнгән, бер хатын-кыз үлгән.

Алабуга Республика үзәк хастаханәсенә автобус белән«КАМАЗ» бәрелүдән зыян күрүчеләр китерелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

— Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта. Барысы да аңында. Тормышларына куркыныч янамый, — дип шәрехләделәр министрлыкта.


Фикер өстәү