Алмаз Хәмзин: «Аларны миннән дә күбрәк белгән кеше юктыр, дидем»

«Биш татар» дигән исемне күргәч тә, баш кашып куйдыгызмы? Исегезгә төштеме? Шул инде, шул. Заманында Алмаз Хәмзин оештырган юмор һәм сатира төркеме турында сүз бара. Сүз башында ук исемнәрен дә барлап куйыйк: Равил Шәрәфиев, Рәшит Шамкаев, Хәлим Җәләлов, Рәшит Сабиров һәм Алмаз үзе.

Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән бу китапның «Китап-clab» әдәби ресторанында үткәрелгән  тәкъдим итү кичәсенә үзе генә килгән иде ул. Җыелган  халык, әлбәттә инде, бүген исән-сау булган тагын ике юморчыны көткән иде. Равил Шәрәфиевнең ниндидер сәбәпләре килеп чыккан, ә Рәшит Сабиров Яшел Үзән районындагы Бәчек дип аталган туган авылында әле һаман да ял итепме, эшләпме ята, ди.

Алмаз Хәмзин, ялгызы гына булса да, аптырап кала торганнардан түгел анысы. Аны заманында: «Без кылана гына беләбез, син эшләрсең», – дип, иптәшләре төркем җитәкчесе итеп тә юкка гына сайламаганнар бит инде. Аннан килеп, китапның авторы да – үзе. Бер сулыштан күңелендәген дә сөйләп ташлады, тамашачыларны җырлары белән дә «сыйлады».

– «Биш татар» төркеме күктә  атылган яшен кебек булды ул. Янып, ялкынланып яшәдек.  Бик бирелеп эшләдек, үзебезчә халыкка, әдәбиятка хезмәт иттек. Менә инде арабыздан икебез – Рәшит Шамкай белән Хәлим Җәләй китеп тә барды. Без бик озак, матур аралаштык бит. Кайларга гына бармадык та, кайларда гына чыгыш ясамадык. Нинди генә халәттә булсалар да, алар халык алдына, сәхнәгә чыктылар, уйнадылар. Гомерләрен халыкка хезмәт итүгә багышладылар. Бергә йөргән вакытта мин бу шәхесләрне  әллә нихәтле өйрәндем кебек. Димәк, аларны миннән дә күбрәк белгән кеше юктыр дигән фикергә килдем. Сөйләгән сүзләрен, гыйбрәтле хәлләрне дә тарихка кертеп калдырырга булдым, – дип сүз башлады ул.

Китапның үзенчәлеге нидә? Алмаз Хәмзин бу сорауга да җавап бирде.

– Шәхесләр турында китаплар күп чыга. Күбесе фотоальбом рәвешендә. Анда гадәттә кешенең эшчәнлеге күрсәтелә, фотолар куела, мактау сүзләре языла. Мин уйландым-уйландым да башка юлдан киттем. Аларның кичерешләрен, тормышта ни күргәннәрен бәян итәргә булдым. «Ничек шулай абруйлы кеше булып җитешкәннәр?» дигән сорауга җавап бирергә тырыштым. Шуңа күрә  повесть жанрына туры китереп яздым.

Әле китап язу турындагы уй башына килгәнче үк Рәшит Шамкай турында повесть язарга алына. Әсәр «Казан утлары» журналында басылып чыга. Ни өчен бу эш нәкъ менә Шамкайдан башланган икән?

– Әзһәр Шакиров әйтмешли, без Шамкайны гел типкәләп йөрттек. Шамкай-шамакай дип әйтүчеләр дә булды. Бераз үпкәсе дә калгандыр инде. Югыйсә ул бит – гомер буена Камал театрында уйнаячакмын, дип яшәгән кеше. Повестьны укыгач, Әзһәр ага рәхмәт әйтеп кулымны кысты, син Шамкайга һәйкәл куйгансың, диде. Алай ук та түгелдер инде ул. Әмма ничектер шул сүзләр күңелемне кузгатып җибәрде. Төркемдә башкалар да  бар бит әле, димәк, алар турында да язарга кирәк,  дип уйладым.

Равил абый Шәрәфиев – бик үзенчәлекле кеше. Халык аны күбрәк бөек артист буларак белә. Әмма бу китапта мин бер серне ачам: Шәрәфи ул – сәясәтче. Җәмгыять нинди халәттә, гади кешеләр, түрәләр ничек яши? Ул гел шундый сорауларга җавап табарга тырышып, анализ ясап йөри.  Иң кызыгы: белмәгән нәрсәсе юк аның. Теләсә кем белән теләсә нинди темага  фәлсәфә кора ала. Китап укучыларга Шәрәфинең нәкъ менә шул ягын күрсәтергә тырыштым.

Хәлим Җәләй турында язу кыенрак булды. Артыннан байтак йөрдем. Һич ризалашмый. Кирәкме икән инде ул, Алмаз, ди. Ә мин бер юнәлеш алдым бит инде. Артка чигенү турында уйламыйм да. Хәлим абый үзе дә язучы булгач, куркыта да. Мин язуын язармын, аңа ошармы икән, дигән уйлар килә башка. Шулай да бер җаен таптым. Бакчалары бик ерак иде аларның. Көзге көннәр. Телефоннан номерын җыйдым да: «Бакчага барасыгыз юкмы соң, Хәлим абый?» – дип сорадым. «Флүрә, Алмаз бакчага чакыра, барасыңмы-юкмы?» – дип, хатынына эндәште бу. Ерактан гына: «Бил авырта бит», – дигән тавыш ишетелде. Хәлим абый артык иркәләнергә  ирек бирмәде: «Барасың», – диде. Ул ара булмый,  чиләк тәгәрәгән тавыш ишетелеп китте. «Ремонттан соң такталар калган иде. Бик мишәйт итәләр. Төяп китәргә җай булмасмы икән?» – дип, Хәлим абый яңадан минем белән сөйләшә башлады. «Алып кайтасыңмы соң?» – дип сорарга да онытмады. Китеп бардык шулай. Бакчасы ташландык хәлдә. Яз көне суган утырткан булганнар. Тагын укроп тишелеп чыккан. «Булышыйммы азрак, бакча эше  сагындырды.  Минем дә бакча бар иде бит. Хәзер юк инде», – дигән булам. «Юк-юк, – дигән булалар миңа. – Әнә соң өлгерә торган кура җиләкләре. Чәй эчеп кенә утыр».  Җир каткан. Суганны эзләп табам, тартып карыйм: я сабагы өзелеп чыга, я чыкканының кабыгы куба. Аптырагач, көрәк белән актарып чыктым. Шундый матур көн иде ул. Җил булмагач, суган әчесенә  елап утырам шулай. Ниһаять, Хәлим ага яныма килеп елышты.  «Суган утау  ул – сәхнәгә чыгып сөйләнү генә  түгел шул», – ди.  Шуннан сүз ялганып китте бит. Рәхәтләнеп сөйләштек.

Ә Рәшит Сабировны беләсез инде. Мин аның турында язылган бүлекнең исемен «Бердәнбер» дип куйдым, чөнки нәфис сүз өлкәсендә Рәшит кебек булдыручы беркем дә юк. Театр сәхнәсендә бар әле ул, ә менә алып баручылар арасында юк. Профессиональ рәвештә озак еллар буена хөкүмәт концертларын алып барган кеше бит ул. Туры сүзле. Кемнең өстә, кемнең аста булуын карап тормый. Бер караганда, алай ук итәргә дә кирәк булмагандыр аңа. Әмма Рәшит ул хакта уйлап та карамагандыр, мөгаен. Аның турында язу авыр. Кайбер әйберләр белән килешмәскә, үпкәләргә дә мөмкин. Ләкин аның да җаен таптык.

Бишенчесе – үзем. «Рәхмәт сиңа, музфак» дип яздым. Шуны күргәч, авылдашым, сабакташым, язучы Разил Вәлиев тә уйга калды. «Менә без дә укыдык бит инде. Беребез дә бу темага алынмадык. Укытучыларыбыз турында язмадык. Профессорларга зур хөрмәт белән язган әсәрләребез юк», – диде. Чыннан да, шәхесләр турында язып, бу юнәлешне чагылдырган язучыларыбыз сирәк. Мин инде оста язганмындыр дип әйтмим. Әмма шунысын беләм: шәхесләр турында  язарга, бу юнәлешне күтәрергә кирәк. Яшерен-батырын түгел, кайвакыт мактау сүзләре дә ишетәсе килә. «Үсендерү» дигән нәрсә  оптимистик рух, яңа әсәрләр иҗат итәргә стимул бирә бит ул.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү