Җырчы Гүзәлем: «Бездә «Кара җомга» түгел, ә «Ак җомга» булачак»

11 ноябрьдә Бөтендөнья шопинг көнен билгеләп узалар икән. Гадәттә, бу көнне кайда да «Ташламалар!», «Отышлы бәяләр!» дигән язулар, кызыл төстәге бәянамәләр күзгә ташлана. Күпләр исә бу көнне «Кара җомга» буларак та белә. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы кибетләрдә йөрергә яратамы? Ташлама һәм акцияләрне күзәтеп тору, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сатып алу гадәте бармы анда? Без шуларны белештек.

Гүзәлем, җырчы:

– Миндә сатып алу чире юк. Сәүдә үзәкләрендә дә бик күптәннән йөргәнем юк икән. Без үзебез дә хатын-кызлар өчен киемнәр тегәбез бит. Күп киемнәрем – үз коллекциямнән. Аңа кадәр исә бер дизайнер белән эшли идем. Сәхнә киемнәрен дә, көндәлек киемнәрне дә аның белән сайладык. Ташламалар артыннан да йөгермим. Кием сайлаганда, сыйфатлы булса, үземә ошаса, акча кызганмыйм, алам. Ә «Кара җомга»га килгәндә, беркайчан да бу көнне көткәнем юк. Ул көнне, гадәттә, сәүдә үзәкләре кеше белән тула. Ә мин кеше күп булган җирдә ни дә булса сайлый алмыйм. Тынычлап, иркенләп сайларга кирәк. Аннан соң, «Кара җомга» сүзтезмәсе безгә – мөселманнарга бер дә туры килми, килешми. Җомга – безнең өчен изге көн ул. Бар җирдә ташламалар булган көнне без дә сатып алучыларыбызны сөендерәчәкбез. Ләкин безнеке «Ак җомга» дип аталачак.

Гүзәлем: «Салаватның әти-әнисенә рәхмәтле мин»


Фикер өстәү