Татарстанда бушлай даулар ала алмаучы хатын белән бәйле хәлне Бастрыкин үз контроленә алган

Социаль челтәрләрдә Казанда яшәүче ханым турында бер видео таралды. Анда авыруның кызы бер ел чамасы урын өстендә ятучы әнисенә бушлай дарулар алырга тырышуы турында сөйли.

Ролик авторы сүзләренчә, хәзер препаратларның бик аз өлешен генә алганнар.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга хатын-кызның хокукларын яклау өчен күрелә торган чаралар турында доклад ясарга кушкан.


Фикер өстәү