Кемнәр сез, лидерлар?

1982 елның 11 ноябрен мин яхшы хәтерлим. Ул көнне без, пединститут студентлары, Казан читендәге яшелчә базасында мичкәләргә тозлау өчен кәбестә тутыра идек. Эш антисанитария шартларында бара, әмма бу безне бер дә борчымый, чөнки беләбез: беребез дә кибеттән тозлы кәбестә алмаячак.

Үтмәс товарларны ул елларда үтемлерәк икенче товарларга кушып саталар иде. Кибетләрдә ит һәм май (атланмай) арзан, әмма талонга бирәләр. Казан пропискасы булып, талонга ия булсаң да, аларны алу өчен бик озак чират торасы. Әмма бу безне кайгыга салмый. Күбебез авыл балалары буларак, бәрәңге белән итне өйдән алып киләбез, суыткычлар булмаганлыктан, кышкы суыкларда ит тәрәзәдән тышкы якта эленеп саклана. Хәер, авылда да иткә муллык бик ташып тормый, җәй көннәрендә сөтле аш ашау традициясе киң таралган. Кыскасы, совет чоры диетасына күнеккәнлектән, без юклыкны бер дә тоймый идек.

КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Леонид Ильич Брежневның үлемен иртән радиодан хәбәр иткән булганнар, әмма ваемсыз студент радио тыңлап утырамы соң инде?! Аның лекциягә (бу очракта яшелчә базасына) ашыгасы бар. Кайгылы хәбәрне Левченко бистәсендәге яшелчә базасына якын урнашкан фатирда яшәүче бер төркемдәшебез генә – соңыннан Сарман районы газетасында журналист булып гомерен уздырачак Зөлфия Хәмзина гына ишеткән икән. Эш барышында, ваемсыз гына итеп: «Иптәшләр, ишеттегезме, Брежнев үлгән», – диде. «Юк сүз сөйләшмә, алып китәрләр үзеңне», – дигән авазлар ишетелде, хәбәрне беребез дә чынга алмады. Хәер, чын булса да, кайгыга сабышырга исәп юк иде, яшьлеккә хас ваемсызлык белән көлдек тә шаярдык.

1976 елда кичерелгән инсульттан соң бик авыр сөйләшә башлаган совет лидерының культы шундый итеп тудырылган иде: совет кешесенә ул үлемсез булып тоела һәм һәрвакыт шулай дәвам итәр төсле хис итә идек. Пиджагына чамасыз күп орден-медальләр тагарга һәвәслеге, авызын көчкә ачып сөйләшсә дә, озын-озын докладлар укырга мәҗбүр ителүе белән лидер үзе турында бихисап анекдотлар тууга сәбәп булса да, илдә бернинди дә канәгатьсезлек сизелми, башка төрле тормыш һәм башка җитәкче була ала дип башка да китермибез. Бернинди дә протест юк, без, мәктәптә «Кече җир», «Чирәм җир» китапларын конспектлаштырып тәрбияләнгән буын, диссидентлыктан бик ерак идек.

Шулай да Брежнев үлеме аңнарда борылыш китереп чыгарды. Генсекны алыштырган икенче лидер – шулай ук картаеп баручы һәм авыру Андропов әмере белән көпә-көндез урамнардан, гастрономнардан, сауналардан эш вакытында кәеф-сафа корып йөргән халыкны чүпләп җыеп ала башлагач, бигрәк тә мәгълүмат кырына зур җитәкчеләрнең эш эшлисе урынга, мунча кереп, сыра эчеп ятулары хакында рәсми хәбәрләр чыгарылгач, ваемсызлык бераз онытыла төште. Болай барып булмый, илдә чынлап та реформалар кирәк икәнен аңлаган кешегә аңларлык иде. Әмма Андропов игълан иткән «ау» эпопеясы озак бармады, ничек кискен башланса, шундый тизлек белән туктады да. «Сарафан радиосы» лидерга атканнар икән, хәле начар дигән сүзләрне күп таратты. Дөресме, юкмы икәнлеген ачыклап булмаса да, рәсми пропаганда акка кара белән тегелгәнлектән, идән асты хәбәрләренә ышаныч зуррак иде.

Андропов чоры миңа башка бер нәрсә белән ныграк тәэсир итте. Китапханәләрдән һәм уку залларыннан күпсанлы һәм калын Брежнев томнары чыгарып ташланды. Уку залына лекция белән килгән институт лекторы, доцент ханымның кулында инде Андропов томы иде. Уйландыра иде бу: димәк, лидерның фикерләре үзе исән чакта гына ниндидер кыйммәткә ия, шәхес үлү белән, идеяләре чүпкә ташлана. Томнарның мондый тиз «инфляция»се аңлаган кешегә юлбашчыларны идеаллаштырырга ярамавын искәртә иде. Кеше буларак, аларның да ялгышырга хакы бар. Әмма аларны иярдә вакытта хатадан имин дип игълан итү зур фаҗигаләргә китерә ала. 1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында СССРның бик тирән кризиска кереп батуы – шуның нәтиҗәсе. Бер дә кирәкмәгәннән башланган һәм ике системаның каршы торуын кискенләштергән әфган сугышы – шуның җимеше. Ә бит Брежнев идарәсенең беренче чоры җитди генә икътисади реформалар, уңышлы нәтиҗәләр белән тарихка язылды. 1966 – 1970 еллар бишьеллыгы тиктомалдан гына «алтын бишьеллык» дип аталмаган. Ул еллардагы икътисади сикерешкә бүтән беркайчан да ирешелмәде. Аннан башка да уңай үзгәрешләр байтак иде. Авыл кешесе гарантияләнгән хезмәт хакы ала башлады, завод-фабрикаларда уңышлы эшләгән өчен премия дигән матди стимуллар барлыкка килде. Әмма болар барысы да соңыннан юынтык су белән чыгарылып ташланган кебек онытылды. Игълан ителгән яңа реформалар барысы да юләрләр йортында язылган кебек тәэсир калдыра башлады. Азык-төлек программасы дип, шәһәрдән авылга камыш төяп кайтулар, интеллигенциянең кулына капчык тоттырып, скверлардан үлән йолкырга мәҗбүр итәргә тырышулар – боларның барысының да ахмаклык икәнен аңлаган хәлдә кешеләрнең шуны күндәм генә «йотуы» – илнең тупикка килеп терәлүен аңлата торган сигналлар иде. Илдә сүз иреге юк, билгеле, әмма кот очарлык репрессия еллары да артта калган иде. Һәрхәлдә лидерлар турында анекдотларны курыкмыйча сөйлибез, үзара сөйләшкәндә җитәкчелекне тәнкыйтьләүдән шүрләми идек. Бүгенге вазгыять башкарак. Кешеләр аз гына «колея»га сыймаган сүз әйтүдән дә курка, бер-берсенә ышанмый башладылар. Җиңелчә генә тәнкыйть тә чамадан тыш кыюлык булып санала.

Брежнев үлеме белән СССРда «купшы җеназалар бишьеллыгы» дип аталган чор башланды. Югарыда зур йөк тартырга сәләтле сау-сәламәт шәхес таба алмый интектеләр. Алмаш әзерләнмәгән, әллә лидерның үлемсезлегенә политбюрода да ышана башлаганнар шунда. Үзәк Комитетка телефон шалтыравы турында анекдот шул чакта тугандыр, мөгаен. «Ало, – ди телефон чыбыгының теге башындагы кеше, – сезгә Генераль секретарь кирәкмиме?» «Сез нәрсә, акылдан яздыгызмы әллә?» – ди Кремль телефоны, нәфрәтләнеп. «Әйе, әйе, – ди вакансия эзләүче тавыш, – шуңа өстәп карт һәм авыру да әле». Ул чактагы лидерларга халык авыз иҗаты шундый үтергеч сарказм белән бәя бирә башлаган икән, бу кимчелекләр аларның типик сыйфатына әверелгән дигән сүз. Күрәсең, системаның үлеме алдыннан аны эшкә яраклы кеше җитәкли алмый торгандыр. Лидерларның үзләрен акылдан язган кебек тотулары, фаҗигагә илтә торган авыр карарларны бик җиңел кабул итүләре тарихи закон булырга тиештер дип уйлыйм.

Хәзерге глобаль капитализмда да күзәтелә бит бу хәл. Дөньяның иң куәтле державасы белән чиктән тыш карт һәм авыру кеше идарә итә. Шуңа тиң анекдотлары да тумый калмый инде, билгеле. Һәлакәткә барган системаның дилбегәсен тотучыларны Байден турындагы менә бу анекдот та ачып сала. «Байден Бөекбритания королевасыннан сорый: «Сез ничек шундый нәтиҗәле хөкүмәт төзи алдыгыз? Киңәш бирә алмассызмы?» «Иң мөһиме тирә-ягыңда акыллы кешеләр булсын», – дип җавап бирә королева. «Минем тирәдә акыллы кешеләр булуын ничек белергә соң?» – дип сорый яңадан Джо. Королева төймәгә баса да Борис Джонсонны чакырта. «Әйт әле миңа, Борис, – ди, – синең әниеңнең баласы бар. Тик ул сиңа абый-эне дә түгел, апа-сеңел дә түгел. Ул кем?» «Ул – мин», – дип тоткарлыксыз җавап бирә Джонсон. Байден Америкага кайта да вице-президент Камала Харриска шул ук сорауны бирә. Харрис җавапны уйлау өчен вакыт сорый. Консультантларга әйтеп карый, берни дә белмиләр. Аптырагач, ире Дугласка бирә табышмакны: «Синең әниеңнең баласы бар. Тик ул сиңа абый-эне дә түгел, апа-сеңел дә түгел. Ул кем?» – ди. «Бик җиңел, – ди Дуглас, – ул – мин». Вице-президент, шатланып, Байден янына килә. «Мин берникадәр тикшеренүләр үткәрдем һәм соравыңа җавап бирә алам. Ул – минем ирем Дуглас Эмхофф», – ди. Байден сикереп тора һәм Харрисны тотып: «Ялгыштың, ул – Джонсон», – дип кычкыра».

Бу анекдот кына, билгеле, әмма АКШ лидерының реаль гамәлләре һәм сөйләгән сүзләре дә шуңа бик якын. Әле яңа гына The Washington Post газетасы лидерның бертуктаусыз сәер һәм дөреслектән ерак торган белдерүләр игълан итеп торуын аңа «Абсолют Пиноккио» дәрәҗәсе биреп билгеләп үтте. Аннан алдарак андый дәрәҗәгә Трамп лаек булган. Болар икесе дә бик карт, беренечесе нык авыру да, сөйләгән сүзләре дә юләрлектән ерак түгел, кыскасы, Генераль секретарь вакансиясенә туры киләләр. Бер Америкада гына шул хәл булса, түзәр дә идең. Дөнья сәясәтендә карт һәм тилемсә лидерларның тулы бер плеядасы дилбегә кага бит.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү