Әби-бабай оныгына алимент түләргә тиешме?

– Дүрт яшьлек баламның әтисе  алимент түләүдән качып йөрде. Аннан исерек килеш авариягә очрап, имгәнде. Озак еллар буе беркайда да рәтләп эшләмәде. Без аның белән күптән аерылыштык. Әти-әнисе бар, пенсиядә булсалар да, әйбәт эштә эшлиләр. Күп итеп мал асрыйлар. Мин алардан балама алимент таләп итә аламмы?

Исемем редакция өчен генә.

Юрист Роман Архипов:

– «РФ Гаилә кодексы»ның 94 нче маддәсендә нәкъ сезнең очрак каралган. Бу канунда, әгәр дә баланың ата-анасыннан алимент алу мөмкинлеге булмаса, аңа пенсия, пособие түләнмәсә, ә әби-бабайның матди хәле начар булмаса, алар балага алимент түләргә тиеш, диелгән. Бу очракта алимент хезмәт хакыннан өлешләп түгел, ә төгәл сумма итеп алына. Сүз уңаеннан, шуны да искәртергә кирәк: әби-бабайдан алиментны балигълык яшенә җиткән, әмма эшкә сәләте булмаган оныклар да алырга мөмкин. Моның өчен өч шарт үтәлергә тиеш: эшкә сәләтсезлек (мәсәлән, бала чактан ук инвалидлык), мохтаҗлык, хәләл җефетеннән яки ата-анасыннан алимент алу мөмкинлеге булмау. Әби-бабайның да оныкларыннан суд аша алимент алырга хокуклары бар. Аның шарты югарыда әйтеп үтелде.


Фикер өстәү