Мәмәт авылында авыру хатынның хокуклары бозылу мәгълүматы буенча тикшерү үткәрәчәкләр

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Әлмәт районының Мәмәт авылында авыру хатынның хокуклары бозылу мәгълүматы буенча тикшерү үткәрергә кушкан.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә 57 яшьлек инвалид хатынның ире, хатынын участоктан алып чыгар өчен, кар эчендә 16 метр тоннель казуы турында хәбәр таралган иде. Соңрак юлны шәһәр администрациясе чистартуы билгеле булды.

Тик бу очрак тикшерү органнарыннан игътибарсыз калмаган. Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга бу хәлне тикшерергә һәм хисап тотарга кушкан.


Фикер өстәү