Владимир Путин Мәскәү һәм Ленинград хәрби округларының чикләрен билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин хәрби-административ бүленеш турындагы указны имзалады. Әлеге документ буенча кабат төзелгән Мәскәү һәм Ленинград хәрби округларының чикләре билгеләнә. Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре исә Көньяк хәрби округка кертелгән.

Указда әйтелгәнчә, Ленинград хәрби округына — Карелия һәм Коми республикалары, Архангельск, Вологда, Калининград, Ленинград, Мурманск, Новгород һәм Псков өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ненец автономияле округы керә.

Мәскәү хәрби округына — Белгород, Брянск, Владимир, Воронеж, Иваново, Калуга, Кострома, Курск, Липецк, Мәскәү, Түбән Новгород, Орел, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула һәм Ярославль өлкәләре, Мәскәү шәһәре керә.

 

 

 


Фикер өстәү