Табигатьтә ял итү күпмегә төшә?

Соңгы арада шәһәр читендәге ял популярлаша бара. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты белгечләре әйтүенчә, эко-отельләр, глэмпинг, ял базаларын халык аеруча үз итә. Табигатьтә уңайлы шартларда ял итү өчен, халык экотуризмның әнә шундый юнәлешләрен сайлый. «ВТ» хәбәрчесе Яшел Үзән районындагы ял итү урыннарының берсендә булып кайтты.  

«Күңелгә рәхәт»     

Табигать кочагында, әмма үзең белән чатыр алып килеп, урнаштырып йөрисе юк, бөтен уңайлыклары булган кунакханәсе бар. Республикада беренче глэмпинглар 2020 елда барлыкка килә башлаган. Аларның күбесе «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүген глэмпинглар республиканың барлык районнарында да бар диярлек. Мондый ял итү өчен барлыгы 44 урын булдырылган. Тиздән аларның саны тагын 13кә артачак. Бу хакта сәфәр барышында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева әйтте.

– Узган елда 18 проектны гамәлгә ашырдык. Быел республика, туристик тармакка ярдәм итү өчен, 155,4 млн сум күләмендә бердәм субсидия алды. Тагын 13 проект 230 миллион сум күләмендә ярдәм алачак. Бу – даими ярдәм чарасы. Быел яңа конкурс игълан ителәчәк, – дип сөйләде ул.

Дәүләт ярдәменнән файдаланган эшмәкәрләрнең берсе – Илдар Гариев. Узган елның апрелендә ул грант акчасына Яшел Үзән районының Прибой авылында шул ук исемдәге ял базасы ачкан. Биредә зур фермер хуҗалыгы да бар. 350 гектар җирдә 140 баш сыер өчен бөртекле культуралар үстерелә. Моннан тыш, фермада кәҗәләр, сарыклар, атлар да бар. Эшмәкәр үз хуҗалыгын киңәйтергә дә ниятли.

– Эшемнән рәхәтлек алам. Ул табышка караганда, күбрәк уңай эмоцияләр бирә. Экологик, табигый, матур һәм күңелгә рәхәт эш белән шөгыльләнүемә горурланам, –  ди Илдар Гариев.

Юл кирәкми 

Гариев эше – күңел һәм табыш алу өчен генә түгел, авылны торгызуга өмет тә. Прибой Казаннан – 70, Яшел Үзәннән 30 км ераклыкта урнашкан. Бер генә урам булган аз кешеле авылда кибет тә, мәктәп тә, балалар бакчасы булмаса да, зарланырлыклары юк. Илдар Гариев Прибойда яшәүче халыкның күпчелеген эшле һәм ашлы иткән.

–  Авылны яңадан торгызырга, бизәргә тырышабыз. Төп урамнан матур аллея ясарга, буш торган иң иске йортта музей ясарга телибез, – диде эшмәкәр.

Ә менә юл белән биредә хәлләр күңелсезрәк.

– Монда килгәндә юлны күрдегезме? Безгә асфальт кирәк, – дип сөйләде безгә үзен Владимир дип таныштырган абый.

Илдар Гәрәев исә юлсызлыкны кимчелек дип түгел, ә глэмпингның үзенчәлеге дип саный.

– Монда бит табигатькә ял итәргә киләләр. Бу онытылмаслык тәэсирләр калдыра. Юл салсалар, бик яхшы, булмаса – безгә алай да ярый, – диде ул.

«Тешли» торган бәяләр  

Глэмпингта ял итү күпмегә төшә? Уртача алганда, бер төн чыгу 7–12 мең сум тора. Республикада бер төн өчен 20 мең сум чыгарып бирәсе булганнары да бар. Әле моңа ашау кермәгән. Бәясе йорт төренә һәм атна көненә бәйле. Ял көннәрендә ял итү тагын да кыйммәткә төшәчәк. Сәбәбе нәрсәдә? Айгөл Балахонцева моны инфраструктурага бәйләп аңлатты.

– Глэмпинг – чатыр түгел бит ул. Бу – бик катлаулы, финанс һәм хезмәт чыгымнары таләп иткән объект. Монда карават, телевизор, суыткыч, плитә, чәйнек, мангал бар. Барысын да алып килергә, урнаштырырга кирәк. Шуңа күрә ял бәясе үзен тулысынча аклый, – диде комитет рәисе урынбасары.

Илдар Гариев сүзләренчә, шәһәр читендә хезмәткәрләр табу да авыр. Хезмәт хакын шәһәрдәгегә караганда югарырак тәкъдим итәргә туры килә, –  ди эшмәкәр.

– Минемчә, мондый ял өчен бу бәя кыйммәт түгел. Бәлки, бу – пафослы глэмпинглар аркасында килеп чыккан уйдырмадыр. Ул пафослы, гламур кунакханәләр нигә кирәк? Ә без табигатьтә ял итәбез, теләгән кеше бозау карый, атларда йөри ала. Минемчә, мондый кунакханәләрнең киләчәге бар, – дип сөйләде Илдар Гариев.

 

 

 


Фикер өстәү