Фәрит Мөхәммәтшин «Алабуга Политех» белем бирү үзәген карады

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга шәһәрендә булды. Ул эш сәфәрен квалификацияле эшче кадрлар әзерли торган «Алабуга Политех» зур белем бирү үзәге штаб-фатирыннан башлады.

«Алабуга Политех» мине бик гаҗәпләндерде. Анда булып, җитәкчелек һәм студентлар белән аралашканнан соң, кадрлар әзерләүнең бик яхшы практик формасы табылганга тагын бер кан инандым. Алар шунда яши, укый, махсус икътисади зона предприятиеләрендә чакыру буенча эшли һәм хезмәт хакы ала», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, монда сыйфатлы белем алучы чит ил студентлары да күп.

«Бу шәһәр уңышлы үсешкә дучар ителгән. Җитәкчелек ярдәм итеп торган район киләсе елга үз үсешенә таба тагын бер тулы адым ясар дип уйлыйм. Уңышлар телибез», – дигән Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелегенә узган елдагы югары күрсәткечләр өчен рәхмәт әйтте.

«Барлык объектив кыенлыкларга карамастан, мин район җитәкчелеген һәм алабугалыларны 2023 елда үзләренең үсешендә күрсәткән уңышлары өчен котладым һәм рәхмәт белдердем», – диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин да «Алабуга Политех» проектына югары бәя бирде.

 


Фикер өстәү