Авыл юлында һәлакәткә очраган 19 яшьлек егет мәетен үләннәр арасыннан икенче көнне генә табып алганнар

Машина йөртү таныклыгын ул 7 ай элек алган булган.

ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Азнакай ягыннан Карамалы авылы юнәлешендә хәрәкәт иткән «ВАЗ 2110» автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл читенә төшкән.

2003 елгы егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән, машина йөртү таныклыгын да 7 ай элек кенә алган булган.

Юл һәлакәте кичә көндезге дүртләр тирәсендә булса да хәбәре бүген иртәнге якта гына килеп ирешкән. Чөнки машина юлдан ерак һәм үлән арасында булу сәбәпле, караңгыда аны күрмәгәннәр. Махсус хезмәтләр килеп җиткәдә егет үлгән булган, дип яза җирле басма.

Фаҗига урынына район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов та барган.


Фикер өстәү