Алмаз Мирзаянов: “Кызыбызга бик матур исем сайладык”

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның гаиләсе ишәйде – кызлары туды.

Табиблар Зөлфирәгә бәби табу вакытын 4 ноябрьдә куйган була. Алмаз әйтүенчә, бу вакыт якынлашкач, ул хатынын аеруча кадерләп кенә тора. Авылдан Казандагы өйләренә алып килә. Өрмәгән урынга да утыртмый инде, кыскасы. Табибына да күренеп чыгалар. Ул исә, әле тиз генә тапмас дип чыгара. 5 се көнне Алмазның Башкортстан якларына концертта катнашасы була. Зөлфирәсен кире авылга кайтарып куя да, юлга чыга. Кызчык шуны көтеп тора да инде. Зөлфирә тулгаклары башлангач, ирен борчымый.

– Зөлфирәм кайтканчы кухняны яңартырга дигән уй сукты бит башыма. Мин аны интернет аша күрсәттем инде. Кухня урыны буш иде. Кайберәүләр генә түгел, үзе дә алар кайтканчы ясап өлгертә алуыма ышанмадым. Әмма Аллаһының рәхмәте белән бөтен эшләр тиз булды. Эшче егетләр дә табылды, тиз арада кухнясын да сатып алдык. Интернетка бер язу җитте. Шалт итеп, бездә бар диделәр дә барып та алдым. Ике як әниләргә рәхмәт. Алар гел янәшә, гел ярдәм итәргә ашыгып тора, – ди Алмаз. – Менә хәзер бәби тудыру йортына барып кызларымны алып чыгабыз. Хисләрне әйтеп аңлатырлык түгел. Аллага шөкер. Безне котлаган һәр кешегә чиксез рәхмәт! Кызыбызга бик матур исем сайладык. Сабыебыз Нәзирә исемле булачак.

Ә без исә, Мирзаяновларны тагын бер кат котлап, кечкенә Нәзирәгә сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез. Игелекле сабый булып, әти-әнисенең тигез канаты астында үссен.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


4 фикер

  1. Акыллы,тэуфыйклы кыз булып усеп житеп эти-энисенен ышанычын акларга язсын.Пар канат белэн карап устерегез,Нэзирэгэ энелэр хэм сенлелэр булэк итегез.Гаилэгезгэ сэламэтле хэм унышлар гел юлдаш булсын.Мин сезне бик хормэт итэм. Азнакай. Рушания апагыз

  2. Нэзирэ тигез канат астында уссен, килэчэктэ эти -энисенен ышанычын акласын. Гаилэгезгэ сэламэтлек хэм унышлар гел юлдаш булсын. Нэзирэгэ энелэр хэм сенлелэр насыйп булсын.

  3. Акыллы,бахетле,тауфиклы бала булып ати ани тигезлегенда уссен .Еллар тыныч булсын

  4. Бэхетле бала булсын Назирэ! Эти-эни тигезлегендэ усеп, узегезгэ игелек курсэтэ торган бала булсын!

Фикер өстәү