Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясен Альберт Салихов җитәкләячәк

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясен Альберт Салихов җитәкләде. Элек ул Физкультура һәм спорт комитеты рәисе вазифасын биләгән. Бу хакта мэриянең Телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ».

«Котлыйбыз! Яңа вазифада барлык идеяләрне гамәлгә ашыруда уңышлар телибез», — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Альберт Салихов 1986 елда ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган. 2008 елда «инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый. 2008 елдан 2011 елга кадәр Казан башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитеты укыту-спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече булган. 2011-2019 елларда «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры булып эшли. 2019 елның ноябрендә Физкультура һәм спорт комитетын җитәкләде.

 


Фикер өстәү