Хатын-кыз белән бала үлгән авариядә гаепле ир-атны ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Татарстанда 43 яшьлек Чаллы кешесе хөкем ителде. Ул «Автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән, «Татар-информ» яза.

Юл-транспорт һәлакәте 19 июльдә Казан-Буа-Ульяновск юлында булган. Renault автомобиле белән идарә итүче ир-ат үзе белән бер юнәлештә хәрәкәт итүче машинаны узарга чыга, әмма идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә, машина әйләнеп каплана. Бу вакытта автомобильдә машина йөртүче үзе һәм өч пассажир – йөртүченең сөйгәне, аның әнисе һәм 9 яшьлек улы булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге хатын һәм бала урында ук үлгән.

Суд йөртүчене 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

 


Фикер өстәү