Киләсе елда итнең кыйммәтләнәчәген әйткәннәр

Бу импортның кимүенә бәйле.
Икътисадчы Галина Сорокина 2023 елда ит бәясенең үсәчәге турында белдергән. Импортның кимүенә бәйле бу, дип хәбәр итә “Прайм” агентлыгы.

Сыер ите бәясе – барыннан да күбрәк, дуңгыз һәм кош-корт ите – азрак дәрәҗәдә артачак.

Әлеге вазгыять Россиядә нәкъ менә сыер итенә кытлык күзәтелү белән аңлатыла: илебез бизнесы ихтыяҗның 80 процентын гына канәгатьләндерә ала. Шул сәбәпле продуктның бер өлешен чит илдән сатып алырга туры килә, ә импорт нык кыйммәтләнә. Моннан тыш Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиягә сыер итен пошлинасыз кертүне рөхсәт иткән. Бу исә илебез продукциясен Көнчыгышка күбрәк җибәрә башлауга һәм шул рәвешле Россия базарында кытлыкка китергән.
Шуңа да карамастан, белгеч әйтүенчә, кош-корт ите – 95%ка, дуңгыз ите – 90 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Сәбәбе – әлеге товарлар бәясенә тышкы базарның йогынты ясый алмавы. Россия базарындагы продуктлар хакына шулай ук җитештерүнең үзкыйммәте, базарның ни дәрәҗәдә тулы булуы һәм товарга ихтыяҗ күләме йогынты ясый.


Фикер өстәү