Авыл кышка әзерме?

Көннәр суытып, җиргә кар ята башлаганчы… Бу көннәрдә авыл халкының әнә шулай дип тырышуы. Авыл башлыкларының да, күңел тыныч булсын, юллар кардан вакытында чистартылсын, дип эшләрен җайга салып йөргән мәлләре. Авыллар кышка әзерме? Без шул хакта белештек.

Кайсы гына авылга шалтыратсак та, кышка әзерлекне юлларны кардан чистарту өчен техника хәстәрен күрү белән бәйләделәр. Узган ел Яшел Үзән районының Олы Җәке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинаның үзе рульгә утырып, трактор белән кар эттереп йөрүе күпләрне сокландырган иде. Биш авылны карап-җыйнап тоткан тәвәккәл башлыкның үзе белән сөйләшеп алдык.

– Акча булса, барысы да әзер дигән сүз инде. Иң элек кесәнең калын булуы кирәк шул. Быел анысы Аллаһка шөкер. Кышка запас хәстәрли алдык. Юлларны кардан арындырырга тиешле оешма белән килешү төзедек инде. Без юлларны чистартырга үзара салым акчасын тотмыйбыз, анысының үз урыны бар. Ә юллар өчен өстәмә керем кергән иде. Сезонга бу максатларда якынча 300 мең сум акча кирәк, – диде ул.

Моннан тыш, башлык әйтүенчә, кышка кергәнче юллардагы туннельләрне чүп-чардан чистартып калдыралар:

– Авылда кышкы эшләр аерым бер игътибар сорый инде ул. Су суыртып ала торган җайланманың да катмавын күзәтеп торырга туры килә. Авыл калкулыкта торганлыктан, җил көчле була. Шунлыктан газ сүнеп китү куркынычы бар. Күңелсез хәлләр булмасын дип, көн саен иртән бюджет оешмаларын йөреп чыгам. Шулай да кыш көне иң мөһиме – юллар инде. Аларны көн саен кардан чистартып торырга кирәк.

Актаныш районының Кәзкәй авыл җирлегендә дә эшләр шушы тәртиптә оештырылган. Камил Әхмәтгалиев әйтүенчә, карны эттерәчәк оешма белән килешүләр төзелгән, эш тәртибе хәл ителгән.

– Алар билгеле бер сәбәпләр аркасында килә алмаса яки көчле буран булса, техникасы булган авылдашларыбызга мөрәҗәгать итәм. Хәлгә кереп, ярдәм итәләр, – диде ул.

Республикадагы күпчелек авыллар теге яки бу оешма белән килешү төзеп, юлларны алар тәкъдим иткән техника белән чистарта. Шул ук вакытта үз тракторлары булганнар да бар. Әйтик, Азнакай районының Урманай авыл җирлегенә дә берничә ел элек грант нигезендә трактор биргән булганнар. Быел исә үзара салым акчасына яңа кар эттергеч сатып алганнар. Кышын ике авыл юлларын чистартырга шуны җәлеп итмәкчеләр. Моннан тыш, авыл җирлеге башлыгы Эльмира Абдуллина әйтүенчә, оешма һәм тагын бер авылдашларының ярдәменә өметләнәләр.

– Бүген авыл бюджетында юлларны кардан чистарту өчен акча калмаган. Ләкин шулай булуга карамастан, автомобиль юллары белән идарә итү оешмасы безгә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, – диде ул. – Кышын үз тракторында юлларны чистартачак кешегә акчаны үзара салым акчасыннан түләргә исәпләп торабыз. Су юлын ачар өчен дә аерым килешү төзергә кирәк булачак. Бүген әлеге төп эшләр буенча сөйләшүләр тәмамланды. Шуңа күрә авыл кышны каршыларга әзер, дип әйтә алабыз, – диде ул.

Үзара салым акчасы җыю буенча җыеннар уздыру да – алда торган җаваплы эшләрнең берсе. Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, алда эшлиселәрен барлыйсылары бар.

– Кышка кергәнче авыл янындагы буаның суын киметеп куясыбыз булачак. Алайса язын су басу куркынычы бар. Кышка чүплекләр белән дә керәсебез килми. Аларны да яхшылап чистартып, тәртипкә китердек. Беренче Май авылында суны каратасыбыз бар иде. Аны башкарып чыгып булмасмы, дип тырышабыз. Кызганыч, бу авылда халык саны да аз, булганнарыннан да үзара салым акчасын җыю авыр. Ә күп эшләр шул хисапка башкарыла. Халык әнә шул җаваплылыкны тоеп яшәсә, аңлашу күпкә җайлырак булыр иде, – диде Эльмира Абдуллина.

Теләчелеләрнең дә бүген кышка әзерләнеп йөргән көннәре. Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков безгә әнә шулай диде.

– Кышка әзерлек бүген дә дәвам итә, – диде ул. – Кар ятып, көннәр суытып җибәргәнче, халык өчен мөһим булган ут, юл һәм суга бәйле мәшәкатьләрне җайга салабыз. Су башнялары  даими эшләп торгач, туза. Шуңа күрә алар кышка кергәнче аерым игътибар таләп итә. Юлларны исә техникасы булган, бу эш өчен җаваплы кеше чистарта. Моннан тыш, кышын зират, су юлларын да кардан арындырырга туры килә.

Раил Мараков әйтүенчә, кыш якынлашуы һәр өлкәдә дә сизелә.

– Бездә халык малларны күпләп асрый. Аларны да кышкы сезонга әзерлиләр, җылы сарайларга кертәләр, – диде ул. – Гомумән алганда, авыл халкы быелгы кышны бераз сагаеп көтә. Кәефләре дә дөньядагы вазгыятьнеке шикелле. Барыбыз да, илне сакларга киткән авылдашларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде, дип телибез.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү