15 ноябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне

Бу көн 1992 елның ноябрендә гамәлгә кертелә.

Хәрби йөкләмә безнең илдә күп гасырлар элек барлыкка килә. XVI гасырда ук Мәскәү дәүләтендә яхшы оештырылган гаскәр була. Даими хезмәтне дворяннар үтәп  бара, ә калган халык аерым бер кирәк очракларда гына чакырыла. Петр I вакытында Россиядә даими армия барлыкка килә, ул рекрут чакыруы нигезендә формалаша. Рекрутлар «көч һәм сәламәтлек беткәнче» хезмәт итә. Соңрак хезмәт срогы 25 ел тәшкил итә, аннары 20 елга кала, ә XIX гасырда 7 елга кадәр кими.

XX гасыр башында пехотада һәм җәяүле артиллериядә хезмәт срогы 3 ел тәшкил итә, коры җир гаскәрләренең башка төрләрендә – 4 ел, флотта – 5 ел.

СССРда «Мәҗбүри хәрби хезмәт турында»гы беренче закон 1925 елда кабул ителә. Соңгысы 1967 елда кертелә. Бу чакыру ике тапкыр – яз һәм көз көннәрендә уза башлый. Хәрби хезмәткә 18дән 27 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла, яңа сроклар тәгаенләнә: 2 елдан (коры җир гаскәрләре) 3 елга кадәр (хәрби-диңгез гаскәрләре). Гаилә хәле, укуны дәвам итү һәм сәламәтлек торышы буенча кичектерүләр билгеләнә.

Хәзерге вакытта 1998 елда кабул ителгән закон буенча хәрби хезмәт узу вакыты бер ел тәшкил итә.

88 ел элек (1934) СССРда беренче тавышлы телетапшыру була

Ул 25 минут дәвам итә. Тамашачыларга МХАТ артисты Иван Москвин Антон Чеховның «Злоумышленник» хикәясен укый,  аннары җырчы һәм балет пары чыгыш ясый.

89 ел элек (1933) Мәскәүдә СССРда беренче троллейбус линиясе эшли башлый

Маршрут Тверь заставасыннан (Белорус вокзалыннан) Всехсвятский авылына кадәр уза (хәзерге  «Сокол» метро станциясе районы).

Беренче троллейбусларның модельләре «ЛК» (Лазарь Каганович) исемен йөртә. Аның озынлыгы – 9 метр, киңлеге 2,3 метр була. Салонда 37 утыргыч, көзгеләр, никельләштерелгән тоткалар, багаж өчен челтәрләр була, ә утыргычлар астында электромичләр урнаштырыла. Хәрәкәтнең максималь тизлеге сәгатенә 50 км тәшкил итә.

2020 елның августында Мәскәүдә троллейбуслар хәрәкәтен туктатып, алар урынына автобуслар һәм электробуслар җибәрелә. Сентябрьдә башкалада Комсомольская мәйданын һәм Новорязанская урамын тоташтырган ретро-троллейбуслар белән музей маршруты ачыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү