Җир табыш китерәме?

Өстәгеләр, авыл кешесе җирдән күүүп итеп табыш ала дип чын-чыннан ышана, ахрысы. Соңгы елларда кабул ителгән җиргә бәйле кануннар барысы да шул хакта искәртә. Катлаулылыгы да, мәшәкате дә. Шәһәрдәгеләр дә шулай ышана, пай җирләрегезне сата күрмәгез, җир ул – байлык, диеп киңәш бирүчеләр, акыл сатучылар да очрап тора.

Тик авылда яшәүчеләр генә моның хакыйкатьтән бик ерак торуын аңлый. Күз алдыбызда шул: кызганыч, җирдә эшләп баеган, табыш алган кеше күренми. Сүз йөзләрчә гектарлар турында түгел, фәлән сутый җирдә генә эшләп, печән, бәрәңге үстерүчеләр турында. Күбебез шуны аңлаганга, соңгы елларда авылларда җирләрен арттырырга теләүчеләр күренми дә диярлек.

Әнә авылдашым Гөлия үткән ел: «Үзебез аз гына өлешенә бәрәңге утыртабыз, калган өлешенә һич югы печән чәчәргә теләүче булмасмы икән?» – дип, авыл буенча кеше эзләп йөрде. Күпме кешегә әйттем, алам дигән кеше юк дигәне истә (ахыр чиктә тапты үзе). Моннан егерме-утыз еллап элек, хуҗалык рәисе алышынгач, барыбыз да, биргәндә алыйк әле дип, читтән өстәмә кем ун, кем унбиш-егерме сутый җир алган, ничә еллар бәрәңге утырткач, аннан печән җирләренә әйләндергән идек. Ул җирләрдән беркайчан табыш алмадык. Хәзер инде бигрәк тә. Бер мең сумга бер рулон печәнеңне сатып алсаң, өеңә китереп бирәләр – эшең дә, хәсрәтең дә бетте.  Бер рулонлык печәнне ул бакчадан җыю өчен күпме мәшәкатьләнергә, күпме чыгым түгәргә кирәк. Эшен, чыгымын уйламас идең, эшләргә кешең булу да кирәк. Өстәвенә, печәнне чаптыртуга, гадәттә яңгырлар башлана яки кибеп бетте дигәндә яңгыр явып, эшне боза… Кыскасы, аның инде табыш чыганагы булмавын күптән аңладык. Күбебез хәзер ташларга жәлләп кенә куллана. Тик…

Җәй азагы иде. Росреестрдан (Дәүләт регистрация, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Кукмарадагы районара оешмасыннан) кисәтү хаты килде. Аннан күренгәнчә, 2016 елда унөч сутыйдан артыграк җиргә өч елга килешү төзегән булганбыз, өч ел элек срогы чыккан! Һәм зур кара хәрефләр белән, бу хәлне төзәтмәсәк, җир турындагы канун нигезендә нинди чаралар күреләчәге турында кисәтү язылган. Әлеге хатны тотып, районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы – ПИЗОга киттем. Исәбем җирдән баш тарту иде. Бүлек җитәкчесе – авылдашым Ильвир Фәтхетдинов әлеге эшнең тәртибен аңлатты да: «Гөлсинә апай, әлегә печәнен чабасыз бит, барыбер артыннан йөрисез, хәзергә ташламагыз», – дип киңәш бирде. Ташлый башлагач, нәрсәгәдер жәлләтә башлаган иде инде, риза булдым. Һәм бераздан инде: «Белгән булсам… » – дип ничә кат үкендем.

Әлеге җир әни исемендә булганлыктан, башта аның исеменнән башкарма комитетка килешүне өзү турында гариза язарга туры килде. Аннан, башкарма комитеттан рөхсәт булгач, үз исемемнән бу җирне алырга гариза язасы, аннан рөхсәт булгач, килешү төзисе, банкка кереп, башта теге еллар өчен җыйналган әҗәтне, аннан яңа килешүдә күрсәтелгән өч ел өчен түләргә, әле арасында МФЦга барып, нәрсәдер язарга, тутырырга кирәк булып чыкты, аннан тагын ПИЗОга… Аларның һәркайсы арасында күпмедер вакыт үтә. Берьюлы бөтенесен дә эшләп булмый, һәрберсенең – үз чираты, үз тәртибе… Район үзәгенә ничә тапкыр барып кайтырга кирәклеген чамалагансыздыр. Гөнаһ шомлыгына, инде бу җир документлары белән эш бетте дигәндә, кисәтүнең бер генә җир участогына килгәнен аңладым… Ике участок күптән бергә кушылса да, документта алар аерым йөри иде. Ике меңенче еллар тирәсендә Шушма елгасы буендагы җирләребезгә бәрәңге утыртырга ярамый дигәч, унөч сутыйлысы янәшәсенә күчертелгән алты сутыйдан артык җир дә бар иде. Элекке килешүне ике җир өчен бер документта төзегән булсалар да, ни сәбәпледер, бу җир аерылып калган, аңа кисәтү килмәгән булып чыкты.

Кайчан да булса барыбер килеп чыгар дип, Росреестердан белешкән идем,  анда да мең сумнан артык әҗәт җыйналган булып чыкты. Кыскасы, кабат шул ук этапларны үтәсе булды. Инде соңгы тапкыр ПИЗОга гына барасы калды. Хәзер өч ел буе курыкмыйча, егерме сутый җирдән, аяк тибеп, табыш ала алам. Шөкер, Росреестрның районара бүлегендә эшләүче кызлар да, МФЦдагылары да бик ярдәмчел, кешелекле. Тәртибен дә әйбәтләп аңлаталар, булышырга әзер дә торалар. Кешеләр белән эшләгәндә монысы бик мөһим. Бу катлаулы процессны ырып-ерып чыгар өчен, мондый ярдәмчеләр бик кирәк.

Ни өчен бу хакта шушылай иркенләп яздыммы? Иң элек, тиешле органнардан авыл кешесенә «җиргә аренда килешүегезнең срогы бетә» ише берәр кисәтү хаты җибәрү отышлы булыр иде. Ышанам, минем кебек, килешү төзегәнен дә онытучылар авылда шактый. Салым органнары ел да җибәргәч, алуга, түләргә тырыша бит күбебез (сүз уңаеннан, быел алар да шактый кешегә хатлар җибәрмәде, шәхси кабинетларда да мәгълүмат күренмәде, салымнарны эзләп алырга туры килде. Бу эш тагын җайга салынса, салым түләүдә өзеклекләр дә кимер иде).

Икенчедән, авыл кешесе, әй, бу җирнең кирәге калмады инде дип, читтәге бакчаларын үз белдеге белән ташламасын иде дип кисәтүем. Беркөнне чүп үсеп утырган җирләрегезгә зур күләмдәге түләүләр, штрафлар килергә мөмкин. Җир кодексының әллә ничә статьясын бозучы буларак, җавапка тартырга да мөмкиннәр.

…Үзем дә өч ел үткәннән соң әлеге килешү турында ничек тә онытмаска кирәк дип, хәтеремә беркеткән булдым инде. Гаризаны язып, канунына туры китереп ташларга кирәк булыр…

Гөлсинә Хәбибуллина 


Фикер өстәү