Татарстанда пайчыларга иң күп акча түләгән хуҗалыклар билгеле

Татарстанда пай җире өчен түләү гектарына 800 сумнан ким булмаска тиеш. Узган ел уртача аренда түләве республикада гектарына 822 сум булган, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Быелга түләүләр дәвам итә. Министрлык мәгълүматлары буенча, әлегә пай җире өчен иң яхшы аренда түләве түбәндәге хуҗалыкларда бирелгән: Алексеевск районында Козин фермер хуҗалыгы (гектарына 2000 сум), Яңа Чишмә районында Салаватов фермер хуҗалыгы (2000 сум), Тукай районында “Сәйдәшев исемендәге” оешма (1853 сум), Кукмара районының “Урал” кооперативы (1807 сум), Алексеевск районында Фомин фермер хуҗалыгы (1688 сум), Баулы районында Мөхәммәтшина хуҗалыгы (1690 сум), Биектау районында Татарстан җәмгыяте (1500 сум) Чиремшән районында Камалова хуҗалыгы (1400 сум).

– Кайбер районнарда аренда түләвенә җир һәм физик затларга керем өчен салым да кергән. Түләүнең калган өлеше ашлыклата, печәнләтә һәм халык өчен кирәкле башка продукция белән бирелә. Шулай ук бакча эшләре өчен транспорт бирүче хуҗалыклар да, шикәр чөгендере үстерүче районнарда шикәрләтә бирү гадәте дә бар, – диде министрлык.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү