Янгында исән калган 5 яшьлек ике игезәк малайның хәле турында сөйләгәннәр

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Матвеевка авылындагы янгында исән калган 5әр яшьлек ике игезәк малайның хәле турында сөйләгәннәр.

“Урынга ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килде. Алар балаларның сәламәтлеген тикшерде. Сабыйлар төтеннән җиңелчә дәрәҗәдә зыян күргән. Туган тиешле апалары малайларны хастаханәгә озатудан баш тартты”, – дип хәбәр иткән ведомствоның матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ятим сабыйларны туган тиешле 25 яшьлек апалары үзенә алган.
Исегезгә төшерәбез: янгын бүген төнлә – барысы да йоклаганда килеп чыккан. Башта йорт хуҗасы уянган: иң элек ул кечкенә балаларны коткаруга ташланган булса кирәк. Игезәкләр әтиләренең уяулыгы белән генә исән калган: аларны ул янып торган йорттан алып чыгарга өлгергән. Шуннан соң ир хатыны һәм калган биш баласы янына йөгергән. Ләкин инде бу вакытта йорт төтен белән тулып, гаиләдәге җиде кеше, шул исәптән йорт хуҗасы үзе дә сөрем газына тончыгып һәлак булган.

Янгында бер гаиләдән 7 кеше һәлак булган


Фикер өстәү