Корсактагы майдан котылу өчен дүрт гадәтне атаганнар

Аларның барысы да иртәнге ашка кагыла.

Корсактагы май катламын бетерү өчен иртән дөрес тукланырга кирәк. Бу хакта “Медикфорум” яза.

1. Лимонлы су. Бер стакан су эчеп кую ябыгуга әйбәт үк ярдәм итә. Ашказаны тулып китү иртән артыгын ашап җибәрүгә комачаулык ясый. Моннан тыш иртән лимонлы бер стакан су эчү матдәләр алмашын яхшырта.
2. Шикәрсез каһвә. Күп кенә тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, шикәр эчке органнар тирәсендә, шулай ук корсакка май утырта.
3. Солы ярмасы. Белгечләр геркулестан ботка, аш пешерергә, яки аны смузи, йогырт, кефирга кушып ашарга киңәш итә. Эрүчән клетчаткага бай булуы сәбәпле, солы эчәктәге әйбәт бактерияләрнең үсүе өчен бик файдалы. Ә бу гәүдә авырлыгының артып китмәве өчен мөһим.
4. Аксым. Иртән аксымлы ризык ашау матдәләр алмашын яхшырта. Димәк, организмдагы майның тиз тотылуына китерә. Шуңа күрә белгечләр боткага йомырка агын күпертеп салырга яки протеинлы коктейль кулланырга киңәш итә.


Фикер өстәү