Россиягә Украина һәм Донбасстан күпме кешенең килүен әйткәннәр

Россия февраль аеннан бирле Украина һәм Донбасс территорияләреннән 4,8 миллионга якын кешене кабул иткән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Анатолий Супруновский белдергән, дип яза ТАСС, “Үткәрү пунктлары аша Россиягә 4 миллион 790 меңнән артыграк кеше, шул исәптән 712 меңнән күбрәк бала керде” – дигән ул.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, Россия илебезгә килүчеләргә 11,1 миллиард сум түләгән инде.
14 ноябрьдә Россия Үзәк банкында Донбасс, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр өчен ташламалы ипотека мәсьәләсен карый башлаганнар. Үзәк банк башка банклар белән Россия паспортын алырга өлгермәүчеләргә ниндирәк хезмәтләр күрсәтергә мөмкин булуы турында сөйләшә.


Фикер өстәү