Укучыбыз гаҗәеп бер күренешкә юлыккан: «Нәрсә икән бу?»

Табигатьнең нинди генә могҗизасы юк инде, күрә белергә генә кирәк.
Биектау районы Ташлы Кавал авылында яшәүче Гөлгенә Шәяхмәтова безгә фото һәм видеолар юллаган.
– Инешнең безнең казлар су коенып үскән бик тыныч матур урыны  бу. Анда кондызлар да яшәде. Менә хәзер шунда менә мондый матурлык пәйда булды. Әлеге табигать могҗизасының биеклеге 1,5 м булыр. Нәрсә икән бу? — ди Гөлгенә ханым.

Укучыбыз гаҗәеп бер күренешкә юлыккан: «Нәрсә икән бу?»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү