Татарстанда медиклар юл фаҗигасенә юлыккан ир-ат янына барудан баш тарткан – ул һәлак булган

Татарстан тикшерүчеләре Буа районы үзәк хастаханәсе табибларына карата эшкә салкын караган өчен җинаять эше кузгаткан. Табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле, юл фаҗигасенә юлыккан ир-ат һәлак булган. Ту хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.

30 апрель көнне Чүпрәле районында юлда бер ир-ат авариягә юлыккан. Буа районы үзәк хастаханәсе медиклары, янәсе, Чүпрәле районы безгә карамый, дип, авариягә юлыгучы янына барудан баш тарткан. Анда аларга нибары 20 минут чамасы барырга кирәк булган.
Юл фаҗигасенә юлыккан ир-ат табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле һәлак булган.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү