“Доступная среда” Тоталь тест Гомумроссия акциясе үткәрелә

Шуны узып, инклюзия өлкәсендәге белемнәрегезне тикшерә аласыз.

2-10 декабрьдә “Доступная среда” Тоталь тест Гомумроссия акциясе үткәрелә (Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана). Еллык акция Халыкара инвалидлар көненә багышланып, Россиядә яшәүчеләр игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тергезү, аларга уңайлы мохит тудыру, хокукларын яклау-саклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Тест, гадәттәгечә, онлайн-форматта уздырыла. Ул түбәндәге блоклардан тора:
— уңайлы мохит тудыру,
— инвалидлар белән аралашу этикасы,
— килеп туган теге яки бу авыр хәлдә ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.
Чараның рәсми сайтында, трансляциягә тоташып, тест узу өчен сылтама урнаштырылачак. Анда интернетлы теләсә кайсы җайланма (телефон, компьютер һ.б) ярдәмендә катнашырга мөмкин.
“Доступная среда” Тоталь тест Гомумроссия акциясе координаторы – Беляева Наталья Павловна, test@social-tech.ru.

Чарада катнашу өчен https://total-test.ru/ сайтында теркәлергә кирәк.


Фикер өстәү