23 ноябрь көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара Акварель көне

1991 елда Мексика рәссамы Альфредо Гуати Рохо бу бәйрәмне оештыру инициативасы белән чыга. Акварель, майлы буяулар белән чагыштырганда, дөньяның  матурлыгын бер дә ким чагылдырмый, дип ышана ул.

Акварель Кытайда II гасырда кәгазь уйлап тапканнан соң барлыкка килде, дип санала. Европада бу рәсем техникасы шактый соңрак – XVII гасырда барлыкка килә. Иң кызыгы шунда: күпме гасыр узса да, буяуның химик составы үзгәрми диярлек. Хәзергә кадәр аның компонентлары булып глицерин, үгез үте, охра һәм фенол тора.

 32 ел элек (1990) РСФСР  Югары Комитеты карары белән Россия Дәүләт гимнының музыкасы хупланды

Аның нигезенә Михаил Глинканың «Патриотик җыр» көе салына.

58 ел элек (1964) тарихта беренче уңышлы аортокоронар шунтлау үткәрелә

Операцияне Америка кардиохирургы Майкл Дебейки үткәрә. Аортокоронар шунтлау ишемик авыруны дәвалауның иң нәтиҗәле ысулы булып таныла. 1996 елның ноябреннән бу ысулның авторы Россия Президенты Борис Ельцинга операция ясаган элекке укучысы Ренат Акчуринга үзенең киңәшләрен бирә. Дебейки 2008 елның июлендә 99 яшендә вафат була.

99 ел элек (1923) беренче электробритвага патент алына

Аны Джейкоб Шик уйлап таба. Шактый уңайсыз механизм булуга карамастан – бер кулда моторны тотарга кирәк, ә икенчесендә ротор дип аталучы хәрәкәткә китерелә торган пычакны – 1931 елда сатуга кергән электробритва гаять популяр була. Арзан булмаса да (25 доллар), ике ел эчендә бер миллионнан артык данә сатыла.

163 ел элек (1859) сатуда Чарльз Дарвинның «Төрләрнең чыгышы»  дигән хезмәте барлыкка килә

Ул вакыт өчен бик зур тираж – 1250 данә китап – бер көн эчендә сатыла. Китап дөньяга чыгу белән, бер яктан дарвинизм өчен, икенче яктан дарвинизмга каршы фикерләр көрәше башлана.

Бүгенге гадәти булмаган бәйрәмнәр

Дөрес аяктан басу көне, Халыкара җәзасызлыкка каршы көрәш көне, Эспрессо көне, Кешью чикләвеге көне.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү