Украинада махсус операциядә катнашучылардан үзләреннoy башка беркем дә моның никадәр авыр һәм куркыныч эш икәнен белми. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, алар – чын геройлар.
– Ни өчен? Чөнки алар үзләре һәм янәшә басып торган командирларынан башка беркем дә аның нинди авыр хезмәт икәнен, тормыш һәм сәламәтлеккә нинди зур куркыныч янаганын белми. Алар гына моны сизә һәм аңлыйлар , – диде дәүләт башлыгы.
СВО катнашучыларының әниләре белән очрашуда Владимир Путин кешенең үзаңы, тормыш кыйммәтләре һәм тормыштагы юнәлеш нигезе гаиләдә салынуын әйтте һәм чарада катнашучыларга геройларны тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.