Казанда 2 яшьлек кызын кыйнаган ана полициядә учетта торган

Аны ике тапкыр административ җаваплылыкка тартканнар.

Полиция хезмәткәрләре 2 яшьлек кызын кыйнап, вәхшилеген видеога төшергән хатын-кызның кемлеген ачыклаган. Казанда яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз булып чыккан ул, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Юньсез ананың үзе әйтүенчә, бергә яшәүче ирнең ташлап китүенә гарьләнеп, аннан үч алмакчы булган. Шуңа күрә, кызын кыйнап, видеоны әтисенә җибәрергә булган.
Күп балалы гаилә быел сентябрьдән, эчкечеләр буларак, ПДНда учетта торган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча белгечләр гаиләдә берничә тапкыр булып киткән, баланың әнисе ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. “Тикшерү органнары полиция хезмәткәрләре туплаган барлык материаллар буенча тиешле карар кабул итте. Хәзерге вакытта балалар – медицина учреждениесендә”, – дип билгеләп үтелгән матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез: Казанда 3 бала анасы, бергә яшәүче ир үзен ташлап китү сәбәпле, нәни кызын кыйнап, аны балконга куып чыгарган. Видеоны кызның әтисенә җибәргән.

Казанда бер ана нәни кызын кыйнаган һәм бу вәхшилеген видеога төшергән

“Балигъ булмаганны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү”, “Җәберләү” статьялары буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү