Казанда бер ана нәни кызын кыйнаган һәм бу вәхшилеген видеога төшергән

Шуннан соң видеоны кызчыкның әтисенә җибәргән.

Казанда өч бала анасы, үзенең нәни кызчыгын кыйнап, балконга куып чыгарган. Сөяркәсе ташлап киткәнгә, шулай вәхшиләрчә кыланган ул. Үч итеп, видеоны баласының әтисенә җибәргән. Видео “Татарстан-24” редакциясе карамагына килеп эләккән.

Күршеләре әйтүенчә, хатынның олы кызы әбисендә үсә. Шулай ук инвалид улы бар. Кешеләрнең сүзләренә караганда, нәни кызын еш кыйный, яратып бетерми. Кызчыкның әтисе хатын-кызның сөяркәсе булып тора. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “утырып” чыккан кеше.

Күршеләре полициягә гариза язып тапшырган. Балалар 18 нче шәһәр хастаханәсенә озатылган. Прокуратура әлеге очрак буенча тикшерү башлап җибәргән. Килеп туган хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
Сүз уңаеннан, Казанда беренче очрак кына түгел инде бу. Моңа кадәр 31 яшьлек хатын-кыз, исерек хәлдә яшь ярымлык кызын кыйнап, видеога төшергән.


Фикер өстәү