Рөстәм Миңнеханов эш cәфәре белән Азәрбайҗанга китте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш cәфәре белән Әзәрбайҗанга китте. Баку шәһәренең халыкара аэропортында аны Әзәрбайҗан Республикасының икътисад министры урынбасары Сәхип Алекперов, Россиянең Әзәрбайҗандагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников һәм Әзәрбайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Полад Бүлбүл оглы каршы алды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Президент Татарстан – Әзәрбайҗан эшлекле форумында катнашачак. Алдагы көнне Бакуга Татарстаннан сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләренең зур делегациясе килде. Моннан тыш, эшлекле очрашулар, шулай ук ватандашлар белән очрашу планлаштырылган.


Фикер өстәү