Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Таҗикстан Республикасына килде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Таҗикстан Республикасына килде. Дүшәнбе шәһәренең халыкара аэропортында аны Таҗикстан вице-премьеры Сулаймон Зиезода, Таҗикстан Республикасы сәнәгать министры, шулай ук Россиянең Таҗикстандагы Илчесе Семен Григорьев каршы алды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин җитәкләгән Россия делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлек буенча тугызынчы конференциянең пленар утырышында катнашачак. Моннан тыш, берничә очрашу планлаштырылган.

Татарстан делегациясе составында-министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре бар. Компанияләр сәнәгать кооперациясендә, энергетикада, транспортта һәм логистикада хезмәттәшлеккә багышланган очрашуларда катнашачаклар.


Фикер өстәү