Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә Марат Садыйков исеме биреләчәк

Татарстан сәламәтлек саклау министры әлеге медицина оешмасына 10 ел җитәкчелек иткән.

Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә Марат Садыйков исеме биреләчәк. Татарстанда сәламәтлек саклау министры исемен шул рәвешле мәңгеләштерү турында карар ителгән. Клиниканың баш табибы Артур Делян әйтүенчә, хастаханә коллективы бу идеяне бертавыштан хуплаган.

Марат Садыйков хастаханәгә 10 ел дәвамында – 2008 елдан 2018елга кадәр җитәкчелек иткән. Медицина оешмасы шушы вакыт эчендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәгенә, шулай ук республикада иң яхшы хастаханәләрнең берсенә әйләнгән.

Медицина оешмасына Марат Садыйков исемен кайчан бирәчәкләре турында әлегә хәбәр ителми.
Исегезгә төшерәбез: сәламәтлек саклау министры 29 гыйнвар көнне 54 нче яшендә – туган көненнән соң 2 көн узгач вафат булды.


Фикер өстәү