Кремль: “Путин бүген иминлек советы утырышын уздыруны планлаштырмый”

Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән ашыгыч киңәшмәсен 3 мартта үткәрәчәк. Бүгенгә мондый планнар юк. Бу хакта ТАСС дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә таянып хәбәр итә.

Моңа кадәр кайбер телеграм-каналларда Президентның якындагы сәгатьләрдә ашыгыч утырыш үткәрәчәге турында хәбәрләр пәйда булган иде.

Утырышны үткәрү сәбәбе әлегә мәгълүм түгел. Хәзерге вакытта Брянск өлкәсендә киеренке хәл күзәтелә. Сәбәбе шул булырга мөмкин.

Төбәккә Украинадан ике диверсион-разведка төркеме үтеп кергән. Составында 40лап кеше булган. Алар төбәкнең бер бистәсендә яшәүчеләрне тотык итеп алган.


Фикер өстәү