29 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Фәләстыйн халкы белән халыкара теләктәшлек көне

Бу көн БМОның Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән 1977 елда гамәлгә керә. 1947 елның 29 ноябрендә БМО Фәләстыйн территориясен ике бәйсез дәүләткә – гарәп һәм яһүд – бүлү турында карар кабул итә.

 

81 ел элек (1941) фашистлар тарафыннан партизан Зоя Космодемьянская җәзалап үтерелә

1941 елның 21 ноябрендә берничә торак пунктта ут төртү йөкләмәсе белән Зоя фронт линиясенә җибәрелә. Космодемьянская немец солдатлары кунган өч йортка ут төртүне оештырып өлгерә. 28 ноябрьдә Петрищево авылында (Мәскәү өлкәсенең Рузаевка районы) ут кабызырга җыенганда  кулга алына. Озак газаплаганнан соң, аны авыл мәйданында асып үтерәләр.

1942 елның 16 февралендәге СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Зоя Космодемьянскаяга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында үлгәннән соң шушы исемгә лаек булган беренче хатын-кыз була.

 

8 ел элек (1924) Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте (ВООП) оештырыла

Бу көнне оешманың уставын кабул итәләр. Җәмгыятьнең беренче рәисе булып зоолог Григорий Кожевников билгеләнә. 1960 елда җәмгыять Халыкара табигатьне саклау һәм табигать ресурслары берлеге әгъзасы була.

Бүген җәмгыять дөньяда иң борынгы экологик оешма булып тора (Бөтендөнья кыргый табигать фонды 1961 елда төзелә, ә Гринпис – 1971 елда). Россиянең барлык субъектларында ВООПның үз бүлекләре бар, аларда 3 миллионнан артык кеше эшли.

 

239 ел элек (1783) рус әлифбасына «Ё» хәрефе кертелә

Россиянең сүз сәнгате академиясе башлыгы, княгиня Екатерина Дашкова «io» авазын бер яңа хәреф — «ё» хәрефе белән күрсәтергә тәкъдим итә. Аның инициативасы академиянең гомуми җыелышы тарафыннан хуплана.

«Ё» очрый торган беренче басма Иван Дмитриевның 1795 елда басылган «Мои безделки» китабы була.

Рус телендә «ё» хәрефе белән якынча 12,5 мең сүз бар. Шуларның 150гә якыны «ё»га башлана һәм 300гә якыны «ё»га тәмамлана.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү