Түбән Камада яшәүчеләр “Тимер” батальоны хәрбиләренә ике “УАЗ” җибәргән

Түбән Камада яшәүчеләр бер “УАЗ” машинасын Ростов өлкәсенә китереп, “Тимер” отряды хәрбиләренә тапшырган да инде. Алар якташларына ярдәм итү өчен 1680 чакрым араны үткән. Хәрбиләр ярдәмгә бик сөенеп, шәһәрдәшләренә кайнар сәламнәрен тапшырган, дип яза “Татар-информ”.

“Түбән Камада яшәүче кадерле якташларыбыз! Сезгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Без сез җибәргән транспортны алдык. Барысы да – безнең кулларда! Җиңү безнең якта булачак!”- дигән бер хәрби.

“УАЗ”ның икенчесе юлда әле. Белгородка килеп җитәргә 300 чакрым чамасы калган”, – дип хәбәр ителгән агентлыкка Түбән Кама районы хакимиятеннән.

Хәрби хезмәткәрләргә машина белән ярдәм итү үтенечен мобилизациягә эләккән бер ир-егетнең хатыны – Алсу Авзалова җиткергән икән. Ул Түбән Кама хакимияте башлыгы Рамил Муллинга “ВКонтакте” социаль челтәре аша шул хакта хәбәр юллаган. Биш көннән соң машиналар инде юлга кузгалган.

“Ирем мэрга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүемне сорады. Аларга транспорт бик кирәк: ерак араларга кабельләр ташырга туры килә икән. Рамил Хәмзә улының шәхси сәхифәсенә язып җибәргәч, инде икенче көнне үк, мәсьәлә хәл ителәчәк, дигән җавап алдым. Биш-алты көн узуга, барысы да әзер булды”, – дип сөйләп үткән Алсу ханым.


Фикер өстәү