Татарстанда Идел буе төбәгендә из зур сөтчелек комплексы төзеләчәк

Киләсе елда Кайбыч районының Ульянково авылында сөтчелек комплексы төзелә башлаячак. Анда бер үк вакытта 6,8 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3,4 мең баш сыер асрау мөмкинлеге күздә тотыла. Идел буе төбәгендә һәм Россиянең көнчыгыш төбәкләрендә сыерларны бәйгә куймыйча асрый торган иң зур комплекс булачак бу, дип хәбәр итә “Татар-информ”, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

Комплекс мәйданы кимендә 50 гектар тәшкил итәчәк. Терлекләр бер түбә астындагы ике зур бинага урнаштырылачак. Комплексның “моноблок” технологиясе буенча төзелүе нәтиҗәсендә шундый мөмкинлек барлыкка киләчәк.

Яңа сөтчелек комплексын 2025 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Биредә сыерлар илебезнең токым хуҗалыкларыннан сайлап алынган кара-чуар төстәге Голштейн токымлы таналардан “үсеп чыгачак”.
Сөтлебикәләр 80 урынга исәпләнгән “карусель” автомат саву залында көненә 3 тапкыр савылачак. Бер сыердан тәүлегенә кимендә 35 кг сөт савып алу күздә тотыла. Комплекс тулы куәтенә эшли башлагач, елына 35 меңнән 45 мең тоннага кадәр сөт җитештерү планлаштырыла.


Фикер өстәү