Гөлназ Асаева белән аерылышканнан соң Вилдан Шәмсетдиновның гаиләсенә тагын бер кайгы килгән

Вилдан Шәмсетдинов гаиләсенә кайгы килгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

Әле тамашачы аның Гөлназ Асаева белән аерылышуы турындагы хәбәрдән өненә килә алмый йөргәндә, гаиләләренә тагын зур кайгы килгән. Вилданның олы әтисе (Башкортстан ягында бабайны шулай атыйлар) вафат булган.

«Бу юлы өйгә кайтуы бик авыр һәм газаплы… Олатай… Бүген ул юк. Минем балачагымның бер өлеше иде», – дигән ул.


Фикер өстәү