Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: “Безнең бурыч – балаларны мәктәпләргә кайтару”

Бүген республикада 2500дән артык бала өйдә белем ала. Ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин болай укытуны хупламавын әйтте.

– Дөрес, закон әти-әниләргә балаларын өйдә укыту хокукын бирә. Без аңа каршы килә алмыйбыз. Әмма укучылар мәктәптә бер-берсе белән аралашырга, тормышка яраклашырга өйрәнергә тиеш, – диде министр.
Аның әйтүенчә, өйдә укучылар барлык очракта да гади мәктәпкә беркетелми. Аларның кайберләре Мәскәү, Санкт-Петербургтагы хосусый мәктәпләргә беркетелгән Ә хосусый уку йортларының кайберләренең аккредитациясе юк. Аннан башка балага аттестат биреп була. Ә 9-11 сыйныфта имтиханнар тапшырырга кирәк. Шуңа күрә балаларга мәктәпкә кире кайтырга туры килә. Балалар кызганыч. Әти-әниләр репетиторлар ялларга мәҗбүр. Безнең бурыч – балаларны мәктәпләргә кайтару.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү