Хисап эше күп булудан зарланып, “кайнар элемтә”гә 12 укытучы шалтыраткан

– Без укытучыларның белем бирү урынына, кәгазь эше тутыру белән шөгыльләнүен теләмибез. Әгәр министрлыкка килгән барлык хатларны мәктәпләргә юлласак, аларның эшләргә вакыты калмаячак, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 2 нче лицей-интернатында узган ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.

Тиздән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының сайтында яңа кушымта да булдырылачак. Анда укытучыга кирәкле булган барлык мәгълүматлар урнаштырылачак. Шул рәвешле, педагогларга дәрестән бүленергә туры килмәс, шәт.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү