Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов: «Урланган печән, тиешсез ризыклар ашаган мал ите хәләл була алмый»

Кешенең физик яктан да, рухи яктан да сәламәтлеге аның нинди ризык ашавына бәйле булуын берәү дә инкарь итмәс. Мөселман кеше ашыйсы ризыгына аеруча игътибарлы. Хәләл ризык ашар өчен, хәләл мал үстерү дә мөһим. Ислам дине таләпләренә туры китереп, ничек итеп терлек чалырга? Сугым вакытында нинди дога укырга?

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновка кызыксындырган сорауларны бирдек.

 – Исламда терлек чалуга нинди караш? Күпләр хәтта корбан чалуны да кыргыйлык дип саный бит.

– Ислам дине ашау-эчү мәсьәләсенә бик җитди карый. Ягъни нинди ризыкны ашарга ярый, кайсын юк – барысын да билгели. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шундый кыйсса да сөйләп калдырган. Сәфәрдә чакта бер бәндә сусыз-ризыксыз калган, үлем хәленә җитеп, кулларын күкләргә күтәреп: «Раббым, ярдәм ит!» – дип эндәшә, ди. Ләкин аның эчкән суы – хәрам, ашаган ризыгы – хәрам, кылган гамәлләре – хәрам, кигән киеме хәрам икән. Гомумән, гомере дә хәрам белән сугарылган. Ничек инде аңа Раббыбыз җавап бирсен? Ягъни кешенең дөньяда җан һәм тән ягыннан сау булуы нинди эчемлек эчүенә, нинди ризык ашавына барып тоташа. Минемчә, бу фикер белән фән дә бәхәсләшмәс, акыл ияләре дә каршы килмәс. Эчебезгә нинди ризык керә – тышкы һәм эчке халәтебез шуннан тора.

Малларны чалуга килгәндә, дин күзлегеннән караганда, хайваннар арасында чалырга тыелганнары да, рөхсәт ителгәннәре дә бар. Тыелганнар рәтенә, әйтик, дуңгыз итен куллану, ерткыч хайваннарны чалып, алар белән ризыклану керә. Үлән белән тукланган, ерткыч булмаган хайваннарның күбесе исә шәригатьтә рөхсәт ителә.

Күпчелек корбан чалуга да каршы, дигәннән. Күпчелеккә карап кына хакыйкать билгеләнми бит әле. Кайдадыр, ниндидер бер җирдә күпчелек наркотикны яхшы дип таба, ди, гаепсез кешене рәнҗетүне дә, угрылыкны да  гадәти хәл дип, табигый дип саный, ди. Корбан чалу шәригать тарафыннан саваплы гамәл булып санала.

– Хәләл ит нинди була?

– Ит хәләл булсын өчен, бердән, ул рөхсәт ителгән хайваннар рәтенә керергә тиеш. Тагын бер шарт – малны бугазлаган вакытта «бисмилләһи, Аллаһу әкбәр» дип әйтергә. Бисмилласыз чалынган малның ите хәләл булмый.

– Нинди малның итен ашау тыела?

– Ерткыч хайваннар барысы да тыела. Аулап, башка хайваннарны тырнаклары белән өзгәләп ашый торган хайваннарны куллану ярамый. Дуңгыз итен ризык итеп куллану да тыела. Ерткыч булмаса да, ишәкне чалып, иткә кулланырга ярамый.

– Мөселман кеше дуңгыз суюда катнаша аламы?

– Ачык рәвештә Коръәндә яисә пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләрендә «дуңгыз чалуда катнашсагыз, гөнаһ булыр» дигән бер генә сүз дә юк. Ләкин тыю булмаса да, бу эштән булдыра алганча читләшү киңәш ителә.

Шәригать кушканча мал чалу кагыйдәләрен искәртсәк иде.

– Гомуми әйткәндә, малны чалыр алдыннан аны тынычландыру кирәк. Аякларын бәйләргә, кыйблага каратып, бугазы белән яткырырга. Сөннәткә туры китереп эшләргә тырышырга. Чала торган пычакны яхшы итеп кайрарга кирәк. Бугазлаган вакытта «бисмилләһи, Аллаһу әкбәр» дияргә.

– Мал суйганда тагын нинди дога укырга?

– Бердәнбер дога – «бисмилләһи, Аллаһу әкбәр». Корбан чалганда исә аерым догалар бар.

– Бәрәкәтле, хәләл мал үстерү өчен, хуҗа кеше нәрсә эшли ала?

– Малның хуҗасы булдыра алганча хайваннарны хәләл ризык белән тукландырырга тиеш. Урланган печән, тиешсез ризыклар ашатырга тиеш түгел ул.

Аз малың, күп куанычың булсын.

Азапсыз килгән мал затсыз була.

Тамгалы мал югалмас.

Бер үгезнең мөгезенә суксаң, мең үгезнең тоягы шакылдар.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.


Фикер өстәү