«Пенсия фонды белән Социаль иминиятләштерү фонды берләште дип, түләүләр беркая да китми, алар дәвам итәчәк»

Киләсе ел башыннан Россия Пенсия фонды белән Социаль иминиятләштерү фонды берләшә. Хәзерге көндә Пенсия фонды пенсионерларга, балалы гаиләләргә, федераль ташламага ия булган кешеләргә, хәрбиләргә күп төрле ярдәм чаралары күрсәтә.

Пенсия фонды аша пенсия, социаль түләүләр, балаларга тиешле пособиеләр, ана капиталын ала идек. Иминиятләштерү фонды аша «больничный»лар, бала тапкан өчен пособиеләр, техник тернәкләндерү чаралары, ял йортларына юлламалар бирелде.   Ике фонд берләшкәч тә, әлеге түләүләр беркая да китми, алар дәвам итәчәк. Россия Социаль иминиятләштерү фонды аша балаларга һәм авырлы хатын-кызларга бердәм пособие һәм сабый тугач, аңа  3 яшь булганчы бирелә торган акча түләнә башлаячак.

Редакциягә әлеге ике фондка йомышлары булган кешеләрдән борчулы сораулар да килде. Янәсе, икесен бергә кушкач, пенсияләрне ничек алырбыз, аны вакытында түләрләрме? Тернәкләндерү чаралары алучылар да пошаманга төшкән. Аларның – үз кайгысы: кирәк-ярак, подгузниклар вакытында килерме? Без, укучыларыбызның соравына җавап бирер өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат җитәкчесе Альбина Никандровага мөрәҗәгать иттек.

– Пенсия  һәм Социаль иминиятләштерү фондларын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк, барлык федераль түләүләрне «бер тәрәзә» режимында алырга мөмкин булачак, – ди ул. – Димәк, структураларны берләштергәннән соң, хәзер Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрдән элеккеге тәртиптә файдаланырга  мөмкин булачак. Шул ук вакытта Россия Социаль фонды бизнеска кәгазь эшләрен киметәчәк һәм  социаль иминиятләштерелгән кешеләрнең санын арттырачак.

Киләсе елдан Россия Социаль фонды  гражданнарны  кайда кабул итәчәк соң?  1 гыйнвардан алар халыкка хезмәт күрсәтүнең бердәм офисларында кабул итәчәк. Ул офислар  Пенсия фондының хәзерге клиентларга хезмәт күрсәтү адреслары буенча урнашачак. Аларның күбесе инде пилот режимында эшли. Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бер мөрәҗәгать буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар  хезмәт күрсәтүнең үзләренә уңайлы, якын адрес буенча урнашкан бердәм офисына яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак. Берләштерелгән фонд турындагы мәгълүмат белән тулырак https://pfr.gov.ru/grazhdanam/social_fond сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Пенсияләр исә элек ничек исәпләнде – шулай дәвам итәчәк. 2022 елның декабрь аенда һәм 2023 елның гыйнварында түләнәсе пенсия акчалары алдан расланган график буенча биреләчәк. Пенсияләрне алу почта бүлекчәләренең ничек эшләүләренә дә бәйле булачак. Шулай ук социаль түләүләр дә алдан билгеләп куелган көннәрдә тапшырылачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү